Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Алдауның яңа төре

12 октябрьдә 16 сәгать 30 минутта шәһәрдәге бер фатирга "Мин газ хезмәтеннән" дип бер ханым килеп керә. Газ плитәсен һәм колонкасын тикшергән кыяфәт ясый, тикшердем, дип документка кул куя. Тик ул чыгып киткәч, шунда эленеп торган чалбар кесәсеннән 13 мең сумга якын акча юкка чыгуы ачыклана. Әлеге "ялган" хезмәткәр йорттагы...

12 октябрьдә 16 сәгать 30 минутта шәһәрдәге бер фатирга "Мин газ хезмәтеннән" дип бер ханым килеп керә.


Газ плитәсен һәм колонкасын тикшергән кыяфәт ясый, тикшердем, дип документка кул куя. Тик ул чыгып киткәч, шунда эленеп торган чалбар кесәсеннән 13 мең сумга якын акча юкка чыгуы ачыклана. Әлеге "ялган" хезмәткәр йорттагы башка фатирларга да кергән. Хәзер аны эзләү эшләре бара.

БИЛГЕЛӘРЕ: 25-30 яшь тирәсендә, буе 170-175 см, чәчләре кара һәм кыска, йөзе озынча, ябыграк гәүдәле.
КИЕМНӘРЕ: кара төстәге куртка, джинсы, үкчәле ботинка кигән.
Ишек шакучы кешеләргә сак булырга киңәш ителә. Таныклыгын күрсәткәннән соң гына өйгә кертергә кирәк.
Ул-бу була калса, яисә әлеге ханым турында берәр нәрсә белсәгез, 02 телефоны буенча хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдау