Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алдарларга ышанмагыз!

Халыкны төрле юллар белән алдап, акчаларын алучы мошенниклар соңгы вакытта шәһәрдән авылга күчә башлады бугай. Алар белән күзгә-күз очрашучылардан редакциягә хатлар да килә башлады. Бер күңелсез хәл язып чыгам әле. 29 гыйнварда кичке сәгать алтыда капканы тыштан да, эчтән дә бикләп өйгә кердем. Хәзер беркем дә керә алмый, янәсе. Кермәс...

Халыкны төрле юллар белән алдап, акчаларын алучы мошенниклар соңгы вакытта шәһәрдән авылга күчә башлады бугай. Алар белән күзгә-күз очрашучылардан редакциягә хатлар да килә башлады.


Бер күңелсез хәл язып чыгам әле. 29 гыйнварда кичке сәгать алтыда капканы тыштан да, эчтән дә бикләп өйгә кердем. Хәзер беркем дә керә алмый, янәсе. Кермәс сиңа, берәү капка башыннан кергән дә тәрәзәдән карап тора. Коридорга чыгып ут кабыздым:
-Кем бар анда? - дим.
-Участковый, - ди.
Ишекне ачып карасам, чыннан да, полиция хезмәткәре формасында. Участковый дигәч, ничек кертмисең инде? Тотынды бу сорашырга:
-Монда ничә кеше яши?-ди.
-Берүзем, - дим. Рәсми рәвештә сораштырган була инде. Документларны карады, бераздан китеп барды.
Мин бу кешегә шикләнеп карадым һәм авыл җирлеге башлыгына хәбәр иттем. "Чын" уполномоченный аңа: "Мин анда бармадым", дип җавап биргән. Авыл башлыгына уполномоченный белән таныштырганы өчен рәхмәт.
Шуннан чыгып әйтә алам: мин уполномоченный дип йөреп, полиция хезмәткәрләренең дәрәҗәсен төшерүчеләргә оят. "Заман сулышы" киләчәктә дә ялганчы мошенниклар турында язып торсын иде. Минем кебек бабай, әбиләр хатымны газеттан укып, саграк булырлар, дигән өметтә калам.
Участковыебыз Рөстәм Айдановка авыр эшендә уңышлар, гаилә тынычлыгы телим.
РЕДАКЦИЯДӘН: Без, аптырап, бу хат турында авыл җирлеге башлыгы Фларида Янгировадан сораштык. Әйе, чыннан да, шулай, ди. Җәмил абый хәбәр иткәч, участковый Рөстәм Айданов белән барганнар, тагын бер кат сораштырганнар. Участковый: "Шундый очрак була калса, бүтән ишек ачмагыз, миңа шалтыратыгыз", - дип визиткасын биреп калдырган. Фларида Касыймовна шул вакыйгадан соң Җәмил абыйның һәр көнне шалтыратып хәлен белешәм, ди.
Бу вакыйга мошенниклар шәһәрдән авылга күчте, дигән сүзләрне тагын бер кат раслый. Шуңа тагын бер кат искәртәбез:
Сезгә таныш булмаган кеше урамда мөрәҗәгать итсә яисә өегезгә керсә - сак булыгыз, кире бору ягын карагыз.
СМС-хәбәр җибәреп яисә кәрәзле телефоныгызга шалтыратып, берәр нәрсә өчен акча сораса - ашыкмагыз, якыннарыгыз белән киңәшегез.
Төрле медицина препаратлары яисә көнкүреш товарлары сатып йөрүчеләр сездә шик уятсын иде.
Әгәр шикле кешеләр күрсәгез, хәбәр итү ягын карагыз. Лениногорск эчке эшләр бүлегенең дежур частена: 02, 2-72-20 телефоннарына шалтырата аласыз. Шулай ук авыл җирлеге башлыгына хәбәр итегез, участок инспекторына шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдау