Авария тег белән яңалыклар
-
Татарстанда юл һәлакәтендә сигезәү һәлак булганнар (ФОТО)
Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 8 кеше һәлак була. Авария Саба районында булган. Үлүчеләр арасында 2009 елгы бала да бар. Дүрт кеше, шул исәптән 14 яшьлек кыз хәзерге вакытта РКБ травма үзәгендә,тагын берсе САба...
-
Һава торышы начар: юлда авария,кеше үлеме
Югары Ослан районында автомобильләр бәрелешкән. М-7 трассасының 762нче километрында "Дэу-Нексия" каршы як полосага чыгып, "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә. "Дэу-Нексия" автомобиленең шоферы җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла, ә пассажиры шунда ук җан бирә. Юлларда сак булыйк, зинһар. Чыганак:http://sntat.ru/
-
Казан-Әлмәт юлында бер гаилә үлгән
Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте шимбә көнне көндезге өчләр тирәсендә була. Алдан фаразлаулар буенча, Казан-Әлмәт трассасының 21 нче чакрымында "Лада Калина" автомобилен йөртүче идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм "Форд" микроавтобусы белән йөзгә-йөз бәрелешә. "Калина"дагы ир-ат һәм 15 яшьлек кыз шунда ук һәлак була. Хатын-кыз хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында...
-
21 яшьлек студент кызның гомере авариядә өзелгән
Бу куркыныч юл-транспорт һәлакәте Лаеш районында Казан-Оренбург трассасында килеп чыга. Биредә ике машина -"ВАЗ-2114" һәм "ВАЗ-2109" бәрелешә. Машиналарның берсендә Чистайның ике студенты - 19 яшьлек Александр С. һәм 21 яшьлек Эльвина В. утырган була. Алар Казанга юл тотканнар, дип фаразлана. Авария нәтиҗәсендә кыз шундук җан бирә. Александрның да хәле яхшы...
-
Лениногорскида дүрт машина катнашында авария булган
Шәһәрнең Ленинградская урамында музыка мәктәбе янында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә. Авариядә дүрт машина зыян күргән. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.
-
Лениногорскида бүген булган коточкыч авариядә икәү үлгән (фотолар)
Бүген кичке бишләр тирәсендә Лениногорскиның Бугульминская урамында ике машина бәрелешүе турында язган идек инде. Әлеге коточкыч авария турында кайбер мәгълүматлар пәйда булды. Юл-транспорт һәлакәте "Ялтау" дуңгызчылык комплексы тирәсендә булган. Алдан фаразлаулар буенча, юл йөрү таныклыгы булмыйча "Приора" автомобиле руле артына утырган 17 яшьлек кыз каршы як полосага очып чыгып "Опель"...
-
Лениногорскида булган авариядә зыян күрүчеләр бар (фотолар)
ВАЗ-21093 автомобилен йөртүче 1959 елгы ир-ат Чайковский урамы, 15 нче йорт каршында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпчесе була. Ул тизлекне арттырып, юлның киңлеген чамаламыйча, каршы як полосага килеп чыга һәм ВАЗ-212140 (Нива) автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, "тугызлы"дагы 1988 елгы пассажир хатын-кыз һәм 2014 елгы бала тән җәрәхәтләре алып хастаханәгә озатыла.
-
Минзәлә юлында һәлакәттә ике кеше гомере өзелгән
Бүген, 17 декабрьдә, М-7 трассасының 1099 нчы чакрымында, Минзәлә районы биләмәсендә, коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Иртәнге сәгатьтә трассада "ВАЗ-2114" белән "Тойота Королла" кара-каршы бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүчеләрнең икесе дә урында ук һәлак булган. Бер пассажирны Чаллы хастаханәсенә озатканнар. Фото: chelny-izvest.ru
-
Татарстанда коточкыч юл һәлакәте: ике фура, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән (ФОТО)
Актаныш якларының М7 трассасында Пучы авылы тирәсендә коточкыч фаҗига булган. Юл һәлакәте һава шартлары начарлану сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин. Бозлавык юлда ике зур йөк машинасы, бензовоз һәм микроавтобус бәрелешкән. Хәтта йөк машинасының кабинасы аерылып чыккан. Күреп калучылар хәбәр иткәнчә, нәкъ менә шул фураны йөртүче һәлак булган. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=13235
-
Шөгер-Керкәле күперендә һәлакәт, үлүче дә бар
Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча бүген Керкәле-Шөгер күпереннән суга зур йөк машинасы төшеп киткән. Социаль челтәрләрдә пәйда булган мәгълүматлар буенча, машинада казанлылар булган, йөртүчесе хастаханәгә озатылган. 24 яшьлек пассажир ир-ат үлгән. МЧС хезмәткәрләре сытылган кабинадан аның гәүдәсен озак вакыт ала алмаган.
-
Әлмәт районында өч автомобиль бәрелешкән, 22 яшьлек шофер үлгән
Әлеге юл фаҗигасе Әлмәт районында кичке сәгать уннар тирәсендә була. Казан ягыннан Оренбург юнәлешендә хәрәкәт итүче "ВАЗ-21093" автомобиле шоферы юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 9.10 пунктларын боза, иң элек үзеннән алда баручы ярымприцеплы КамАЗга, шуннан соң юлның каршы як полосасыннан хәрәкәт итүче "Тойота" автомобиленә бәрелә. "ВАЗ-21093" автомобиленең 22 яшьлек шоферы алынган...
-
Берәү тапталып үлгән
Бу хәл Бөгелмә-Лениногорск юлының уналтынчы километрында була. Сәгать иртәнге биш тулып узгач - караңгыда ГАЗ -3102 машинасы йөртүчесе 1973нче елгы җәяүлене таптата, тегесе шунда ук үлә. Мәгълүматларга караганда, җәяүле юлны тиеш булмаган урында чыккан, киемендә утны чагылдыра торган элементлар да булмаган.
-
Әлмәт юлында ике кешенең гомере өзелгән
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән "Актүбә - Әлмәт" юлында килеп чыккан. Иике автомобиль - "ВАЗ-2107" һәм "Форд Фокус" бәрелешкән. Һәлакәт аяныч тәмамланган - ватан машинасы салонындагы ир-ат һәм хатын-кыз һәлак була, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Юлларда сак йөрсәк иде. Бүгенге кебек һава торышы кинәт бозылган көннәрдә бигрәк тә игътибарлы...
-
Төнге юлда һәлакәт: никахка баручы кияү егете үлгән (+фото)
Коточкыч һәлакәт 9 октябрь кичендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәреннән ерак түгел урында булган. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Лада Гранта" автомобиле алда барган машинаны узарга чыга һәм югары тизлектә йөк ташучы "Газель"гә бәрелгән. Узып баручы башка машиналардагы кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыккан, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Кызганычка каршы, яшьләр утырган җиңел машинадагы...
-
Әлмәт-Бөгелмә юлында һәлакәт булган
Кичә кичке сигезенче яртыларда Әлмәт-Бөгелмә юлының Әлмәт районындагы өлешендә Лада Гранта автомобиле Nissan һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике кеше - җиңел машинадагы ир белән хатын вакыйга булган урында һәлак булалар. Юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары шулай ди. Бер яшьлек балалары авыр имгәнүләр белән шифаханәгә озатылган. Вакыйгага китергән сәбәпләрне ачыклау бара....