Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төнге юлда һәлакәт: никахка баручы кияү егете үлгән (+фото)

Коточкыч һәлакәт 9 октябрь кичендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәреннән ерак түгел урында булган. Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Лада Гранта" автомобиле алда барган машинаны узарга чыга һәм югары тизлектә йөк ташучы "Газель"гә бәрелгән. Узып баручы башка машиналардагы кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыккан, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Кызганычка каршы, яшьләр утырган җиңел машинадагы...

Коточкыч һәлакәт 9 октябрь кичендә Башкортостанның Дәүләкән шәһәреннән ерак түгел урында булган.
Вакыйганың шаһитлары әйтүенчә, "Лада Гранта" автомобиле алда барган машинаны узарга чыга һәм югары тизлектә йөк ташучы "Газель"гә бәрелгән. Узып баручы башка машиналардагы кешеләр тизрәк ярдәмгә ашыккан, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакырткан.
Кызганычка каршы, яшьләр утырган җиңел машинадагы ике егетне коткара алмыйлар. Тагын бер егет белән ике кызны авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.
Әлеге һәлакәт турында социаль челтәрләр аша да актив рәвештә фикер алыштылар. Аңлашылганча, вафат булучыларның берсе - Миәкә районында яшәүче Азат исемле егетнең никахка барышы булган. 10 октябрьдә сөйгәне белән кавышасы урында, бер көн узгач егетне соңгы юлга озатканнар.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Чыганак һәм фото: Proufu.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария авария на давлеканово