Авария тег белән яңалыклар
-
Коточкыч һәлакәт: 3 кешенең гомере өзелгән (+фото)
Кичә, 21 сентябрьдә, 13:30 сәгатьтә М-7 "Волга" трассасында (Питрәч районы биләмәсендә) коточкыч юл-транспорт һәлакәте булуы хакында хәбәр ителгән иде. Һәлакәттә өч кешенең гомере өзелүе хакында хәбәр ителде. Әлеге юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша бик тиз таралып өлгерде. Беренчел фаразларга караганда, фаҗигале хәл ВАЗ-2110 машинасы йөртүчесенең юл йөрү кагыйдәләрен...
-
Коточкыч һәлакәт: креслодагы бала һәм аның әти-әнисе вафат булган (ФОТОЛАР)
Коточкыч һәлакәт кичә Төмән-Ирбит юлының 36 нчы чакрымында булган - "УАЗ" һәм "ВАЗ-2114" машиналары бәрелешкән. Ике машинаның да Свердловск өлкәсеннән булуы ачыкланган. Беренчел фаразлар буенча, тәгәрмәче тишелү аркасында "УАЗ" машинасы каршы як полосага чыга. "Лада" автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе тимер атын читкә борырга теләсә дә, һәлакәттән качып котыла алмый -...
-
Кичәге авариядә үлүчеләр Лениногорск районыннан булып чыкты (фото)
Кичә кич белән Лениногорск-Азнакай юлында һәлак булган ир белән хатын -Лениногорск районыннан. 1956 елгы ир Тимәштә яшәгән, ул шунда ук үлә, аның янындагы пассажир хатын-кыз Иске Писмәннән, ул бераздан үлгән. Алар "Лада" автомобилендә төп юлдан барганнар, "Субару" автомобиле хуҗасының юл йөрү кагыйдәсен тупас бозуы аркасында һәлак булганнар. Ә "Субару" хуҗасы...
-
Лениногорск районындагы авариядә ике кеше үлгән
Кичә 20 сәгать 30 минутта Каран борылышында юл һәлакәте була. 1956 һәм 1958 елгы ир белән хатын үлә, 1972 елгы хатын-кызның балтыры сына, ул Бөгелмә хастаханәсенә юллана.
-
Кичәге авариядә үлгән ике бала лениногорскилы булып чыкты
Кичә Миңнебай-Әлмәт юлындагы авариядә һәлак булучы балалар, чыннан да, лениногорскилылар булып чыкты. Иске Шөгернеке Тәбрис абый белән Чия апа әлеге һәлакәттә үзләренең 15 яшьлек кызларын һәм 10 яшьлек улларын югалтты. Социаль челтәрләрдә бу хакта бик күпләр үзара фикер алышты. Алар кемнәр булган соң? дигән сорауга Шөгер авыл җирлеге башлыгы Надежда...
-
Әлмәт янында авариядә ике бала үлгән, аларның лениногорскилы булуы мөмкин
Бүген 9 сәгать 45 минутлар тирәсендә "Әлмәт - Лениногорск" һәм Әлмәт - Чупай" борылышында булган авариядә ике бала үлгән, аларның лениногорскилылар булуы да бик мөмкин. Якынча мәгълүматка караганда "Скания" автомобиле йөртүчесе юл бирми һәм "Лада Калина" белән бәрелешә, тегесе"Лифан"га барып бәрелә. Нәтиҗәдә, Чупай ягыннан Әлмәткә таба баручы "Лада Калина"надагы ике...
-
Лениногорск районында мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә
Күптән түгел Лениногорск районы Иске Шөгер авылының Вахитов урамында, кичке сәгать 20.00ләр тирәсендә мотоцикл белән җиңел машина бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте тигез булмаган борылышта була. 1963 елгы ир-ат «Днепр-11» мотоциклында каршы юлга чыга һәм «ВАЗ-211440» җиңел машина йөртүче 1978 елгы хатын-кыз белән турыдан-туры бәрелешә. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Мотоцикл хуҗасы гына төрле...
-
Татарстан балалары утырган микроавтобус һәлакәткә юлыккан (+ФОТО)
Яшь спортчыларның Казахстанга барышы булган. Юл-транспорт һәлакәте Чиләбе өлкәсендә булган. Татарстаннан юл алган Iveco микроавтобусы һәлакәткә очрый. Гадәттән тыш хәл Чиләбе - Троицк автомобиль юлында, тимер юл кичүе янында килеп чыккан. Бүрәнәләр төягән "КамАЗ" маневр ясаган вакытта, аның тагылма арбасы ава, бүрәнәләре коела һәм микроавтобуска эләгә. Ул вакытта автобуста 10-15...
-
Коточкыч фаҗига. Йөртүче сытылып беткән (ФОТО)
Яшел Үзән районында булган тетрәндергеч юл һәлакәтендә, җиңел машина йөртүченең гомере өзелә. "ВАЗ-2110" машинасы каршы якка чыга һәм "КАМАЗ" йөк машинасы белән бәрелешә. Тизлек югары булу аркасында "КАМАЗ" җиңел машинаның өстенә менә. 23 яшьлек йөртүче машина астында сытылып үлә. http://intertat.ru/
-
Лениногорскиның Вокзальная урамында юл һәлакәте булган
Чәршәмбе көнне шәһәрнең Вокзальная урамында юл һәлакәте була. 23 яшьлек "ИЖ" автомобиле йөртүчесе Чайковский урамыннан Белинский урамына таба хәрәкәт итүче "ВАЗ" автомобиленә юл бирми һәм авария барлыкка китерә. Нәтиҗәдә, ВАЗ дагы 1984 елгы пассажир төрле тән җәрәхәтләре ала. 23 яшьлек йөртүче 2014-2015 елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу өчен ике тапкыр...
-
Лениногорск районында авария булган
15 июнь көнне Лениногорск районында ике җиңел машина бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәтендә кечкенә бала зыян күрә, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы сайты. Лениногорск - Азнакай юлында "Toyota" автомобиленең 1986 елгы хуҗасы борылышта "Renault Logan" автомобиленә өстенлек бирми, шуның нәтиҗәсендә бәрелешәләр. "Renault Logan" автомобиле пассажиры 1981 елгы хатын-кыз һәм аның 2014...
-
Лениногорск сусыз калды
Кичәдән бирле бөтен шәһәр диярлек сусыз утыра. Сәбәбе: Чайковский урамында барган төзелеш эшләре барганда зур су торбасын өзү. Төш вакытында Техснаб тирәсе, аның кырыендагы йорт ишегаллары су белән тулды. Садриев урамы буйлап аскы якка елга акты. Авария бригадасы төне буе эшләсә дә, өске районнарда су иртән дә юк иде әле....
-
Мотоциклчы авариягә юлыккан
17 май көнне Лениногорск - Чирмешән юлының Бәкер авылы тирәсендә Хонда-400 мотоциклында 30 яшьлек ир-ат тизлекне дөрес сайламыйча, юл кырыена төшеп китеп, тимер торбага бәрелә. Ул Чирмешән ягыннан Лениногорскига таба хәрәкәт итә торган булган. Йөртүче үзе белән транспортына документларын да алмаган. Авария нәтиҗәсендә ир-егетнең баш мие селкенә, уң як бот...
-
Мотоцикл йөртүче машина астында калган
21 апрель көнне, төнге 23:05 сәгатьтә Нижнекамск шәһәренең Яшьлек - Тукай урамы чатында ВАЗ-2112 машина хуҗасы сул якка борылганда "Сузуки" мотоциклында баручыга юл куймый һәм аның белән бәрелешеп, юл-транспорт һәлакәте ясый. 23 яшьлек мотоцикл хуҗасы алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Шунысы билгеле, аның мотоцикл йөртү таныклыгы да булмаган. 22...
-
Лениногорскиның бер урамында авария
Дүшәмбе көнне көндезге сәгать берләр тирәсендә шәһәребезнең Чайковский урамында ике җиңел автомобиль бәрелешә. Авариянең сәбәпчесе - 25 яшьлек исерек автомобильче. Ул юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш, җитмәсә спиртлы эчемлек кулланган килеш "Тайота Авенсис"ка утыра. Юлда идарә итүне югалтып, каршы як полосага чыга һәм "Лифан" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, гаепсез...