Авария тег белән яңалыклар
-
Әлмәт районында һәлакәт: бәйрәм төнендә 3 кешенең гомере өзелгән
8 март төгәлләнергә санаулы минутлар гына калып барганда - 23:10 сәгатьтә Казан-Оренбург юлының 236 нчы чакрымында, Әлмәт районы территориясендә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Өч кешенең гомере өзелгән. Беренчел фаразлар буенча, 25 яшьлек егет идарә итүендәге "ВАЗ-21099" автомобиле югары тизлектә каршы як полосага чыга һәм каршыга килүче "ВАЗ-2112" машинасы белән бәрелешә....
-
Әлмәт юлында һәлакәт: 4 кешенең гомере өзелгән
Бүген иртәнге якта Әлмәт - Сарман юлының 27 нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике җиңел машина бәрелешендә 6 кеше зыян күргән, 4 кеше урында ук вафат булган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы. Үлүчеләр арасында 1998 елгы бала да бар. Зыян күрүчеләрнең берсе бик авыр хәлдә, икенчесе уртача дәрәҗәдә...
-
Тагын бер авария
Тукай һәм Горький урамнары кисешкән урында бүген төш вакытында тагын бер авария булды. Бу юлы биредә "10лы" белән киа автомобильләре бәрелешкән иде. әлеге урында варияләр еш була, "лежащий полицейский"лар да ярдәм итми. Чатка өелеп куелган кар тавы да Горький урамыннан чыкканда автомобиль йөртүчеләргә кыенлык тудырадыр.
-
Лениногорскида авария
Бүген иртә белән Горький һәм Тукай урамнары кисешкән чатта юл һәлакәте булды. "Mitsubishi Outlander" автомобилендә иярчен юлда хәрәкәт итүче хатын-кыз "Нива" автомобиленә үтеп китәргә юл бирми. Нәтиҗәдә, алар, ике машинага да зур зыян салып, бәрелешә.
-
Әлмәт районында һәлакәт
Үлүчеләр дә бар. Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кеше һәлак була. Соңгы мәгълүматларга караганда, авариягә машина хуҗасының тизлек арттыруы сәбәпче. Opel машинасы хуҗасы урам буйлап барганда, һава торышы шартлары турында "онытып" җибәрә һәм тизлеген арттыра. Нәтиҗәдә, юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Нәтиҗәдә, бу вакытта юл...
-
Бер көндә биш үлем
18 июль лениногорскилылар өчен "кара" җомга көн булды. Кичке сәгать 9 лар тирәсендә Садриев-Чайковский урамнары кисешкән урында зур авария нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелде. Фаҗиганең сәбәпчесе - ВАЗ-2110 автомобилен йөртүче светофорның яшел уты кабыныр алдыннан каршы як полосага чыга һәм Черри автомобиле белән бәрелешә. Тизлеге шулкадәр зур булган күрәмсең: "10"лының...
-
Полиция хезмәткәре җәяүлене таптаткан
"Лениногорск-Чирмешән" юлының 11 нче чакрымында төнлә белән полиция хезмәткәре юлда ятып торучы җәяүлене таптата, дип хәбәр ителә республиканың эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында. Нәтиҗәдә, авыр тән җәрәхәтләре алган зыян күрүче һәлакәт урынында үлә. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылган, әлеге факт буенча тикшерү бара. Гаепләнүче эштән азат ителәчәк һәм закон...
-
Лениногорск районындагы авариядә берәү үлгән
29 июньдә 16:38 сәгатьтә Зәй-Каратай авылы янында булган юл-транспорт һәлакәте үлем белән тәмамлана. "ВАЗ-2114" автомобиле руле артындагы Башкортстанның Туймазы районыннан булган ханым, юл кагыйдәсен бозып, каршы якка чыга һәм "Нива" белән бәрелешә. Ул шунда ук үлә, ә "Нива"дагы ир-атны тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озаталар.
-
Лениногорскилы автоледи – авария сәбәпчесе
Узган атнада шәһәрнең Ленинград урамында булган юл-транспорт һәлакәтендә бер хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре ала. Нәкъ менә ул авариянең сәбәпчесе була да инде. Юл торышының начар булуын испәкә алмыйча, "ВАЗ - 2110" автомобиле белән каршы якка чыгып, "Волга" автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, 1984 елгы яшь хатын баш сөяге сынып, йөзе җәрәхәтләнеп...
-
Лениногорск районында куркыныч фаҗига
27 октябрьдә Куакбаш авылы янында зур авария була. 30 яшьлек хатын идарә итүче "Лада Калина" машинасы "ВАЗ-21099" автомобиле белән бәрелешә. Ул авыр тән җәрәхәтләре ала. Ә икенче машинадагы йөртүче һәм пассажир шунда ук үлә, өченчесе - өч яшьлек бала авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана, дип...
-
Лениногорскида тагын бер җәяүлене бәрдергәннәр
Шәһәребезнең Чайковский урамында «Шевроле-Авео» машинасы йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 21 яшьлек егетнең сәламәтлегенә зыян килгән. Алган тән җәрәхәтләре белән аны үзәк район хастананәсенә озатканнар. Зыян күрүче шулай ук «токсикомания» диагнозы белән наркология бүлегендә исәптә тора.
-
Лениногорск районы Кирлегәч авылында юл-транспорт һәлакәте
17 сентябрьдә 13 сәгать 30 минутта районыбызның Кирлегәч авылында юл-транспорт һәлакәте була. Авылдагы хуҗалыкларның берсенә «КамАЗ» машинасы килеп керә. Капка-коймаларны аударып, машина хуҗаларның өйләре каршына килеп туктый. Йөртүченең сүзләренчә, ул руль артында йоклап киткән. Бәхетенә, кеше сәламәтлегенә зыян килмәгән.
-
Лениногорскида ике машина бәрелешкән
Дүшәмбе көнне якынча 17.30 минутта шәһәрнең Чайковский урамында (кошчылык фабрикасы борылышында) юл фаҗигасе була. Зур тизлек белән баручы Лада Приора автомобилен йөртүче зур тизлектә каршы як полосага чыгып, Рено Дастер автомобиле белән бәрелешә. Әлеге һәлакәт шаһитлары әйтүенчә, иң нык зыян күрүче гаепләнүче үзе - Бөгелмә таксисты. Руль артындагы ир-ат төрле...
-
Машина җиткән башына
Лениногорск шәһәр суды тарафыннан Иванов фамилияле гражданинга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе, 4 нче кисәге буенча исерек килеш руль артына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуда һәм саксызлыкта гаепләнә. Гаепләнүче исерек килеш "ВАЗ-21101" маркалы автомобиленә утырып, шәһәрнең Бөгелмә урамы, 23 нче йорт каршысыннан Бөгелмә шәһәренә баручы...