Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Машина җиткән башына

Лениногорск шәһәр суды тарафыннан Иванов фамилияле гражданинга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе, 4 нче кисәге буенча исерек килеш руль артына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуда һәм саксызлыкта гаепләнә. Гаепләнүче исерек килеш "ВАЗ-21101" маркалы автомобиленә утырып, шәһәрнең Бөгелмә урамы, 23 нче йорт каршысыннан Бөгелмә шәһәренә баручы...

Лениногорск шәһәр суды тарафыннан Иванов фамилияле гражданинга карата җинаять эше каралган. Ул РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе, 4 нче кисәге буенча исерек килеш руль артына утырып, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуда һәм саксызлыкта гаепләнә.
Гаепләнүче исерек килеш "ВАЗ-21101" маркалы автомобиленә утырып, шәһәрнең Бөгелмә урамы, 23 нче йорт каршысыннан Бөгелмә шәһәренә баручы юлга чыга. Тизлекне арттыру нәтиҗәсендә, автомобиль белән идарәне югалта һәм трассаның каршы ягына чыгып, "ВАЗ-21102" автомобиле белән бәрелешә. Бәрелеш нәтиҗәсендә, каршы килүче транспорт шоферы авыр тән җәрәхәтләре алып, юл һәлакәте урынында ук һәлак була.
Суд Ивановны РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе, 4 нче кисәге буенча гаепле дип таба һәм ике елга ирегеннән, шулай ук 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария