Бђйрђм тег белән яңалыклар
-
Котдус ЮНЫСОВ: “Эштә кыенлыклар булырга тиеш”
Шөгер күптармаклы производство предприятиесе коммуналь хезмәтләрне ялсыз, көн-төн димичә, намус белән башкара. Райондагы балалар бакчасы, мәктәп, китапханә, Мәдәният йорты, хастаханә кебек социаль өлкә объектлары - барысы да алар карамагында. Җылылык, су белән тәэмин итү, котельныйларны төзек хәлдә тоту, суүткәргеч-канализация хуҗалыгын чистарту, урамнарны чүп-чардан арындыру, яшелләндерү сыман эшнең исәбе-хисабы юк. Предприятие...
-
Туган көн
Бүген минем туган көн Кунак килә торган көн! Әни мине күршеләргә Кертеп куя торган көн! Клара Булатова Әлеге шигырь юлларын миңа танышым күрсәтте. Ул: "Безнең дә шуңа охшаш вакыт булган иде", -диде. Бәлки, кайберәүләр тулай торакта яшәүне аңламыйлардыр, безгә шунда яшәргә туры килде. Ирем белән икебезнең әле яшь чаклар. Шулай...
-
Чәчәк бәйрәме
"Лениногорскгаз" идарәсендә коллективның өчтән бер өлеше хатын-кызлардан тора. Араларында 29-38 ел хезмәт стажы булганнары да байтак. Әнә шундый стажлы апаларны, яшь белгечләрне һәм, гомумән, барлык хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде. Бәйрәм уңаеннан, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте генераль директоры Р.Кантюковның котлау телеграммасын укып, Әнәс Кавыевич хатын-кызларны...
-
Әниләр һәм кызлар
Куакбаш мәктәбендә 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм үтте. Аны "Исток - Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре - Раилә Гафиятуллина, Ирина Ефремова белән берлектә башлангыч сыйныф укытучылары уздырды. Кичә бик күңелле үтте: күп балалы гаиләләрнең әниләре кызлары белән бер команда туплап, төрле конкурс-ярышларда катнашты, көч сынаштылар. Ә бәйрәмнең бизәге...
-
Тормыш яме – хатын-кыз!
Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында...
-
Сакта кызлар торганда
Объектларны саклау эшендә ирләрне генә күрергә күнексәк тә, "Витязь" шәхси сак предприятиесендә әлеге вазифада гүзәл затлар да эшли. Монда алар предприятиедә эшләүчеләрнең яртысын диярлек тәшкил итә. Өчесе өч яктан - районыбызның Урмышлы, Чиялетау авыллары һәм шәһәрнең үзеннән булсалар да, монда килеп бер-берсе белән дуслашып, дистә елдан бирле үзара тәҗрибә уртаклашып,...
-
Ике бәйрәм бергә
Урдалы авылында сайлау көнне Кышны озату бәйрәмен дә уздырганнар. Шәһәрдән җырчы Миләүшә Идиятова килеп, үзенең төркеме белән концерт куеп киткән. Шулай ук авыл яшьләре белән укучылар да тик тормаган: алар арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узган. Моны авылның физкультура укытучысы Марат Җиһаншин оештырган. Язгы кыр эшләренә, мәшәкатьләренә керешер алдыннан авыл...
-
Ирләрне хөрмәтләделәр
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мәдәният сараена "Туган ил", "Ватан", "Ил алдындагы бурычны үтәү" кебек сүзләргә битараф булмаучылар җыелган иде. Шәһәр мэры ветераннарга, Ватанны саклаучылар һәм булачак солдатларга бәйрәм котлавын җиткерде. - Ватанны саклау - һәркайсыбызның бурычы. Шуңа да һәр ир-ат ил алдындагы бурычын үтәргә тиеш. Бүгенге көндә армия сафлары яңара,...