Футбол тег белән яңалыклар
-
Татарстанда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 11 процентка артып, 1,6 млн кешегә җитте
Татарстанлылар арасында популяр спорт төрләре исемлегендә футбол, волейбол һәм баскетбол тора.
-
Лениногорск районы укучылары арасында футбол ярышы үтте. Кайсы мәктәп җиңүче?
19 сентябрь көнне Тимәш авылында Лениногорск районының 10 - 11 сыйныфлары арасында футбол буенча ярыш үтте. Нәтиҗәдә, I урынны Тимәш мәктәбе, II урынны Шөгер мәктәбе, III урынны Иске Куак мәктәбе укучылары алды.
-
Мөэмин-Каратайда футбол уйнадылар
Әлеге хәбәрне ишеткәч, кайберәүләр аптырап баш кашып куярга да мөмкин. Тынычланыгыз, хөрмәтле спорт сөючеләр. Әлеге футбол турниры августның кояшлы бер көнендә Мөэмин-Каратайның мәктәп мәйданчыгында узды. Үзебезнең авыл малайлары, җәйге каникулда әби-бабаларына кунакка кайткан оныкларга файдалы шөгыль булсын дип, футбол түгәрәге оештырып җибәргән идек. Шулчакта Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган матчны, җанатарларның...
-
Лениногорскилылар футбол уйнады
Шушы көннәрдә Геофизика поселогындагы 13 нче мәктәпнең футбол кырында гадәти булмаган уен үтте. Җирле вәкаләтле органнарга депутатлыкка кандидатлар командасы сайлаучылар белән футбол уйнады. 1 июньгәчә барлык авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә партия эчендә алдан тавыш бирү - праймериз узган иде. Ул республиканың барлык районнарында үтеп, аның тәмамлануын "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы...
-
Лениногорскида "Динамо" кубогына футбол уйнадылар
Лениногорск нефть техникумының спорт залында «Динамо» Балалар фонды Кубогына мини-футбол буенча турнир узды. Ул быел Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Турнир «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте республика оешмасы һәм Лениногорск эчке эшләр бүлеге тарафыннан «Динамо» Балалар фонды булышлыгы белән оештырылды. Ярышка республика «Динамо» спорт җәмгыяте рәисе Салават Гайсин килгән иде. Медаль өчен Лениногорск,...
-
Лениногорскилылар футбол буенча республика чемпионатында катнашты
Июль ае дәвамында безнең ике футбол командасы (кызлар һәм егетләр) футбол буенча республика чемпионатында катнашты. Егетләр икенче лигада катнашты, анда республикадан 12 команда көч сынашты. Алар подгруппаларда өченче урын алды һәм финалга чыкмый калды. Кызлар Казан, Яр Чаллы, Әлмәт командалары белән көч сынашты һәм дүртенче урын алды.
-
Лениногорскида мини-футбол буенча Федерация кубогына ярышлар үтте
24-28 майда "Яшьлек" стадионында мини футбол буенча Федерация кубогына уеннар үтте. Анда 11 команда, 16 яшьлек һәм өлкәнрәкләр катнашты. Уеннар Лениногорскиның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләре, шәһәрнең футбол федерациясе ярдәме белән үтте. Уен нәтиҗәсе буенча, 3 урында "Штурм" командасы, икенчедә - "Спутник", ә беренче призлы...
-
Лениногорск футболчылары уңышы
Казанда кызлар арасында үткән футбол ярышыннан безнекеләр призлы урын алып кайтты. 1996 - 1999 елгы кызлардан торган командалар республика беренчелеге өчен көч сынашты. Финал уенында "Лениногорск" футболчылары Әлмәт һәм Казанның өч командасы белән уйнады. Көчләр тигез иде, безнекеләр соңгы уенда аеруча тырышып уйнап, өченче урынга чыкты.
-
Лениногорскида “Динамо” кубогына футбол ярышы үтте
Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында "Динамо" Балалар фонды кубогына мини-футбол буенча турнир узды. "Динамо" Бөтенроссия җәмгыятенең 90 еллыгы уңаеннан, "Татарстан динамочылары - балаларны кайгыртып" хәйрия акциясе кысаларында үткән әлеге ярышта республиканың алты шәһәреннән килгән командалар үзара көч сынашты. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Сарман һәм Лениногорскиның яшь спортчылары. Иң мөһиме шунда:...
-
Футбол уйный егетләр
Шөгердә район мәктәпләренең X-XI сыйныфларында укучы егетләр арасында футбол буенча ярыш узды. Урыннар каршы як капкага күпме туп кертүгә карап билгеләнде. I урында мәйдан хуҗалары - шөгерлеләр булса, II һәм III урында - Зеленая Роща белән Тимәш урта мәктәбе укучылары. Алар Мәгариф идарәсенең медальләре һәм Мактау грамоталары, җиңүче команда өстәмә...
-
Алтынчы урын белән
Яр Чаллы шәһәрендә 1996-1997 елгы кызлар арасында футбол ярышы буенча республика Беренчелеге үтте. Анда шәһәребезнең кызлар командасы да катнашты. Кызганыч ки, һәрвакыт җиңү яулап килгән кызлар бу юлы сынатты. Бу ярыштан алар VI урын белән кайтты.
-
Көчлеләр җиңде
"Яшьлек" стадионында "Лениногорскгаз" идарәсе спортчылары мини-футбол буенча идарә беренчелеге үткәрде. Анда сигез команда катнашты. Спортчыларны, гадәттәгечә, идарә начальнигы Әнәс Вәлиев сәламләде. - Бүген чираттагы уен үтә. Идарә беренчелеге өчен сигез команда ярыша. Безнекеләр белән беррәттән, Аксубай, Чирмешән һәм Шөгер участоклары газчылары уйный. Җиңүче ике команда Әлмәттә үтәчәк шундый ярышларда катнашу...
-
Эштә дә, спортта да алдынгы без!
Күптән түгел Әлмәттә, кышкы спорт сезонына йомгак ясап, өч төр ярыш буенча зональ ярышлар үтте. Анда Лениногорск газчылары да катнашты. Команда составында Л.Серикова, Л.Соколова, Д.Галиев һәм Н.Вафин бар иде. Алар шәхси һәм команда зачетында катнашты. Шәхси зачетта Л.Серикова - көмеш, Л.Соколова - бронза медаль алды. Гомумкоманда зачетында безнекеләр икенче урынга...
-
Төп эштән тыш туп тибәләр
Предприятие һәм оешмалар арасында мини-футбол буенча беренчелек үтте. Плей-оффта иң көчлеләр очрашып, җиңүчеләрне дә билгеләделәр. I урынны "ЛениногорскРемСервис" командасы яулады. II урында - "Лениногорскнефть" идарәсе, ә пьедесталның өченче баскычына - Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе командасы басты. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Кызларның уңышы
Тимәш мәктәбенең кызлар командасы мини-футбол буенча республика мәктәпләре арасында икенче урын алды. Исегездә булса, "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелүче ярышның зона этабы, безнең шәһәрдә үтеп, әлеге кызларга тиңнәр булмаган иде. Бөгелмәдә үткән республика ярышында да уңышлы уйнап, кубок һәм медаль белән бүләкләнделәр. Уку елы ахырында әлеге мәктәпкә футбол...