Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида “Динамо” кубогына футбол ярышы үтте

Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында "Динамо" Балалар фонды кубогына мини-футбол буенча турнир узды. "Динамо" Бөтенроссия җәмгыятенең 90 еллыгы уңаеннан, "Татарстан динамочылары - балаларны кайгыртып" хәйрия акциясе кысаларында үткән әлеге ярышта республиканың алты шәһәреннән килгән командалар үзара көч сынашты. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Сарман һәм Лениногорскиның яшь спортчылары. Иң мөһиме шунда:...

Шәһәрнең "Яшьлек" спорткомплексында "Динамо" Балалар фонды кубогына мини-футбол буенча турнир узды.


"Динамо" Бөтенроссия җәмгыятенең 90 еллыгы уңаеннан, "Татарстан динамочылары - балаларны кайгыртып" хәйрия акциясе кысаларында үткән әлеге ярышта республиканың алты шәһәреннән килгән командалар үзара көч сынашты. Болар - Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Сарман һәм Лениногорскиның яшь спортчылары. Иң мөһиме шунда: яшь футболчыларның бөтенесе дә балалар йортында һәм социаль приютларда тәрбияләнүчеләр. Командаларда егетләр генә түгел, кызлар да бар.
"Динамо" нинди җәмгыять? Нәрсә белән шөгыльләнә? дигән сорау туа. "Динамо" - Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан оештырылган җәмгыять. Максаты - яшьләрне хезмәт эшчәнлегенә һәм Ватанны саклауга әзерләү, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең физик әзерлек дәрәҗәсен үстерү һәм башкалар.
Бездә үткән мини-футбол буенча ярыш республиканың "Динамо" җәмгыяте һәм эчке эшләр бүлеге тарафыннан оештырылган иде. Яшь спортчыларны сәламләргә шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов та килде. Ул: "Көчле команда җиңсен", дигән теләген җиткерде.
"Динамо" җәмгыяте вәкиле Игорь Ключников балалар һәм яшүсмерләр арасында физик культураны пропагандалауда, чаралар оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Рәгать Хөсәенов һәм Нәфис Ибраевны ТР "Динамо"ның истәлекле медале белән бүләкләде. "Республикада динамо хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе эчке эшләр бүлеге начальнигы Надир Закиров һәм бүлекнең ветераннар советы рәисе Николай Юриковка бирелде. Шулай ук хокук саклау өлкәсендә эшләүче, динамочылар хәрәкәтенә өлеш керткәннәр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр иясе булды.
Уен башланды. Командалар бер-берсе белән көч сынашып, көчлеләр ачыкланды. Җиңүче булып Әлмәт командасы танылса, икенче һәм өченче урында - Бөгелмә һәм Сарманнан килгән яшь футболчылар. Лениногорскилы Вадим Корнилов "Иң яхшы капкачы" исеменә лаек булды.
Бу көнне бер катнашучы да бүләксез калмады. Призлы урын алучылар - кубок, медаль, диплом һәм җиңүче бүләкләренә ия булса, калганнарга "Динамо" җәмгыятенең сувенирлары бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Футбол