Конкурс тег белән яңалыклар
-
5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе – республика конкурсы лауреаты
7 - 8 апрель көннәрендә Казанда "Ел тәрбиячесе - 2015" конкурсының өченче этабы старт алды. Финал өлешендә конкурсантлар мастер-класс кысаларында жюри әгъзалары һәм килгән халык алдында профессиональ осталыкларын күрсәтте. "Тәрбияченең балалар бакчасында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү буенча эшчәнлеге" темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Шәһәребез данын 5 нче балалар бакчасы...
-
Лениногорск укытучылары Казанда узачак республика конкурсына бара
Зональ турларда җиңү яулаган җитмештән артык педагог Казанда узачак республика конкурсына барачак, алар арасында безнекеләр дә бар. Болар - "Өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесе җиңүчесе - Елена Артемьева (балалар иҗаты йорты), "Россиянең педагог-психологы - 2015" җиңүчесе Екатерина Сәгъдиева (4 нче мәктәп). Ә менә "Елның сыйныф җитәкчесе" конкурсында берьюлы өч педагог...
-
“Ике юбилей шәһәре” конкурсына йомгак ясалды
Туган якны өйрәнү музеенда "Ике юбилей шәһәре" муниципаль фотоконкурска йомгак ясалды. Анда фотога төшерергә яратучы һәм профессиональ фото төшерүчеләр катнашты. Конкурсның җиңүчесе - Гүзәлия Нигъмәтҗанова I урынны алды. II урынны жюри беркемгә дә бирмәде. Ә III урын Евгений Иванов һәм Виктор Анисимовка бирелде. Актив катнашучылар арасында 12 нче, 13 нче...
-
Мәгариф йортында “Юбилейлар парады” үзешчән сәнгать конкурсы
Күптән түгел мәгариф йортында белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренең "Юбилейлар парады" үзешчән сәнгать конкурсы үтте. Ул Җиңүнең - 70, шәһәрнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилейларына багышланган иде. Максаты - үзешчән сәнгатьне үстерү һәм камилләштерү, яңа талантларны ачыклау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү. Конкурста мәгариф системасының 52 учреждениесеннән 350...
-
Лениногорскилылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты”. “Хатын-кыз карашы” республика конкурсы җиңүчеләре арасында
Конкурсның зональ туры Азнакай Мәдәният сараенда үтте. Анда көньяк-көнчыгыш районнары үз катнашучыларын тәкъдим итте. Ун номинация буенча 49 конкурсант катнашты. Лениногорскидан 8 кеше зональ турга барды: Вера Вуколова - пенсионер, Людмила Куцевая - тренер, Екатерина Щукова - эчке эшләр хезмәткәре, Елена Макарова Мордва-Карамалка китапханәчесе, Ирина Горбунова - 15 нче садик...
-
Керкәле мәктәбе укучылары “Без – куркынычсызлык өчен” конкурсында катнашты
Лениногорск районы Керкәле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары район күләмендә үткәрелгән "Без - куркынычсызлык өчен" янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган рәсем һәм плакат конкурсында актив катнашып, призлы урыннарга лаек булды, дип хәбәр итә Керкәле мәктәбе сайты. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
-
Лениногорскида үткән патриотик җыр конкурсына нәтиҗә ясалды
11 - 12 февральдә "Безгә бу дөньяны сакларга кушылган" муниципаль патриотик җырлар конкурсы үтте. Аның вокал өлешендә балалар бакчасына йөрүчеләрдән алып студентларга кадәр йөзләп кеше катнашты. Алар дүрт яшь төркеменә бүленеп, иң яхшы исемен яулау өчен көч сынашты. Нәтиҗәләрне карагыз:
-
Лениногорскиның конкурсларда җиңгән укытучылары билгеле булды
3-6 февраль аралыгында Лениногорскиның 7 нче мәктәбе базасында "Ел сыйныф җитәкчесе", "Өстәмә белем бирү укытучысы", "Россиянең педагог-психологы - 2015" республика конкурсларының муниципаль этабы үтте. "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсында шәһәр һәм районнан 19 укытучы катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Наилә Шәмсуллина алды, икенче урында 2...
-
Лениногорск Балалар иҗат йортында патриотик темага җыр башкару конкурсы
11 февраль көнне Лениногорскиның Балалар иҗат йортының актлар залында "Безгә бу дөньяны сакларга васыять ителгән" патриотик җыр башкару муниципаль конкурсы үтте, дип хәбәр итә шәһәребезнең 7 нче мәктәп сайты. Анда балалар бакчасына йөрүче балалар һәм шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә укучы башлангыч сыйныф укучылары чыгыш ясаган. 7 нче мәктәп данын 3...
-
"Дәһшәтле сугыш еллары" рәсем бәйгесе
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 1-9 сыйныфлар арасында "Дәһшәтле сугыш еллары" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрелде, дип хәбәр итә Лениногорск районы Урмышлы мәктәбе сайты. Башлангыч сыйныфлар арасында 1 урын - Сайфуллин Айгиз (1кл), 2 урын - Сунгатуллин Сәйдәш (4кл), Хабибуллин Сәйдәш (2кл), 3 урын - Гатауллина Алинә (2кл), Корнилов Артем (3кл)...
-
“Минем яраткан әкиятем” рәсем бәйгесе
Башлангыч сыйныфлар арасында "Минем яраткан әкиятем" рәсем бәйгесе үткәрелде, дип хәбәр итә Лениногорск районы Урмышлы мәктәбе сайты. Җиңүчеләр дә билгеле. I урынны А.Сайфуллина (4кл), Сөмбел Хабибуллина (2кл) яуласа, II урында - Л.Хисамова (4кл), Ф.Садриев (3кл) һәм III урынны А.Гатауллина (2 кл) белән Д.Минибаева (2кл) алган.
-
Кремль малае образын иҗат итү буенча конкурс
"Казан кремле" музей-тыюлыгындагы "Манеж" күргәзмә залы 4-14 яшьлек балаларны һәм үсмерләрне бәләкәй Кремль малае - Кремлёнок образын уйлап чыгарып сурәтләргә чакыра. Уйлап чыгарылган әлеге персонаж - "Манеж" күргәзмә залында балалар өчен үткәрелә торган чаралар һәм бәйрәмнәр каһарманы, дип хәбәр итә ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты сайты. "Кремлёнок образын иҗат ит"...
-
Лениногорскилылар “Авыл яшьләре” конкурсында катнашкан
Мәскәү шәһәрендә Интернет аша бөтенроссия күләмендә "Авыл яшьләре" дигән конкурс үткәрелде. Ул берничә этаптан торды, һәм июль аеннан башлап декабергә кадәр дәвам итте. Без, ягъни Түбән Чыршылы авылы яшьләре - "Безнең якта туризм үсеше перспективалары" дигән проект белән катнаштык. Авылыбызның табигате, матур күренешләре булган урыннарын, фотоматериал ясап конкурска җибәрдек. Моның...
-
Китапханә бәйге игълан итә
Шәһәрнең 60 еллыгы алдыннан, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы "Җиремнең яраткан почмагы" иҗади эшләр бәйгесе игълан итә. Бу турыда тулырак үзәк китапханә сайтында белеп була. Шәһәрлеләрне актив катнашырга чакырабыз. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
-
“Урман янгыннан курка” рәсем конкурсы игълан ителгән
Регионара җәмәгать оешмасы "Табигатьне саклау союзы" "Урман янгыннан курка" рәсем конкурсы игълан иткән. 12 гыйнвардан 12 февраль аралыгында мәктәп туры үткәрелә, дип хәбәр ителә район мәктәпләре сайтында.