Конкурс тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида Җиңүнең 70 еллыгына конкурс игълан ителде
XXIII Бөтенроссия фестивале кысаларында автор җырлары "Гринландия-2015", Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, читтән торып "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас" дип исемләнгән конкурс үткәрә. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, илебездә яшәүче күпмилләтле халыкның сугыш вакытындагы батырлыгын һәм хезмәтен оныттырмау. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында илебезне яклаган олы яшьтәге сугыш...
-
Конкурста катнашырга мөмкин
Россиядәге Мәдәният елы кысаларында мәдәни мирасны саклау Фонды "Буыннар казанышы" дип аталган Халыкара фотоконкурс игълан итә. Конкурсның үткәрелү вакыты - 2014 елның 25 гыйнварыннан 2015 елның 25 гыйнварына кадәр. Конкурс һәм Фондның эшчәнлеге турында өстәмә мәгълүматны http://www.dostoyanie-pokoleniy.ru сайтының "Фотоконкурс" бүлегеннән алырга мөмкин.
-
"РИТЭК" һәм "ЛУКОЙЛ" уздырган конкурс җиңүчеләре
Иске Шөгер авыл җирлеге "РИТЭК" җәмгыяте һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды уздырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булган. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова "Туган як" номинациясендә катнашкан. Откан акча авылдагы Сабантуй мәйданын төзекләндерүгә тотылачак. Шулай ук Лениногорск шәһәре дә әлеге бәйгедә катнашып, грант откан. Бу акчага "Мәңгелек ут" янындагы солдат...
-
"Үрнәк йорт һәи ишегалды" конкурсына йомгак ясалды
Шәһәр көнен билгеләп үтәр алдыннан, шәһәр башкарма комитетында "Үрнәк йорт һәм ишегалды" конкурсына йомгак ясалды. Быел бәйгедә катнашу өчен 8 заявка бирелгән булган. Бәя биргәндә, положениедә күрсәтелгәнчә, территорияне яшелләндерү һәм төзекләндерү, бинаның халәте, фасадының торышы, исәпләү приборлары исәпкә алынган. Йортта яшәүчеләрнең фикеренең дә ярдәме зур булган. Нәтиҗәләр буенча, беренче урын...
-
«Эко-патруль» бәйгесе старт ала
1 сентябрьдән Татарстан белем бирү йортларында «Мәктәп эко-патруле» конкурсы старт ала. Проектны Сабада үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим иткәннәр иде. Чараның максаты - республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан...
-
Лениногорскилылар «Наша Республика: Гордимся и Любим» фотолар бәйгесендә катнаша ала
Әлеге конкурс Татарстанлыларга республиканың чын йөзен күрсәтәчәк. Акциянең оештыручылары «Команда 2013» һәм «Кадровлар резервы», ә идеясен Татарстан Президенты әйткән. Татарстанны медиатрендка әверелдерәчәк кызыклы идея, проектның инициаторы Президент булуы аеруча әһәмиятле, - ди волонтерлар белән эшләүче департамент җитәкчесе Александр Карпов. - Безнең күрсәтерлек һәм горурланырлык әйберләребез күп. Конкурста барлык теләүче дә...
-
Лениногорскида «Үрнәк йорт һәм ишегалды» конкурсы игълан ителде
Шәһәребездә "Үрнәк йорт һәи ишегалды" конкурсы игълан ителде. Халыкны тирә-якны төзекләндерүгә тарту максатын күздә тоткан әлеге конкурс ел саен үткәрелә. Конкурс 1 июльдән 15 августкача дәвам иәчәк. Әлеге чорда конкурс комиссиясе йорт биләмәләрен карап йөриячәк, шуннан соң нәтиҗә ясала, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
-
Лениногорск укучылары халыкара конкурс лауреатлары булды
"Җир - уртак йортыбыз" россия - финляндия экологик конкурсы кысаларында, "Экологик әкият" дигән халыкара конкурс үтте. Лениногорскиның 2 нче мәктәбе укучылары анда актив катнашып, төрле номинацияләрдә дипломант булдылар. Люгаев Максим, 3б сыйныфы укучысы "Сирәк очрый торган хайваннарны белүче" номинациясендә җиңеп, диплом белән бүләкләнде (укытучысы Гильмутдинова М.Н.). Мингазова Камилә - 3а...
-
Лениногорск рәссамнары республика конкурсы һәм регионара олимпиада дипломантлары булдылар
Апрель азагында Алабуга шәһәрендәге И.Шишкинның музей йортында "Мин Шишкин кебек ясыйм" дигән 10нчы республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге конкурска 433 автордан 437 хезмәт тәкъдим ителгән булган. Шәһәребезнең М.Хәертдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбе яшь рәссамнары да катнашып, мөмкинлекләрен сынап карады. Әлеге мәктәптә укучы Толстов Данилның хезмәте, кече яшь төркемендәгеләр арасында,...
-
Лениногорск – 4 нче урында
"Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" дигән республика конкурсына безнең шәһәр дә тәкъдим ителгән булган. Лениногорск бу юлы халкы 45 меңнән 100 меңгә кадәрле шәһәрләр арасында дүртенче урын алган. Архитектура күренешен камилләштерү буенча актив эш алып барганы өчен республика хөкүмәтенең махсус дипломы белән бүләкләнгән. Беренче өчлектә - Алабуга, Бөгелмә, Чистай...
-
Лениногорск районы янгын сүндерүчесе – җиңүче
Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган смотр-конкурс үтте. Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 12 бүлекчәсе белән беррәттән, анда Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районы янгын сүндерү командирлары катнашты. Иң элек катнашучылар тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау һәм медицина әзерлеге фәннәре буенча белемнәрен...
-
"Ел хатын-кызы" номинациясендә лениногорскилы җиңгэн
Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Быелгы бәйге 10 номинациядә үткәрелде, безнекеләр шуның бишесендә катнашты. Берничә сәгатькә сузылган сынау нәтиҗәсендә, жюри әгъзалары 10 номинациядә иң уңган, булдыклы һәм сәләтле, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларны ачыклады. Лениногорск эчке эшләр бүлеге штаб начальнигы Ландыш Зиннәтуллина (фотода:...
-
Лениногорск районы үзешчәннәре бәйгедә катнаша
Ивановка, Тимәш, Куакбаш, Зәй-Каратай һәм Яңа Чыршылы үзешчәннәре "Иҗат безнең тирәли" конкурсында катнашты, дип хәбәр итә мәдәният идарәсе. Баянчылар ансамбле чыгыш ясаган, милли җыр-биюләр башкарганнар, шулай ук театральләштерелгән күренеш, кулланма сәнгать үрнәкләре күрсәткәннәр. Хәзер бәйге башка авылларда дәвам итә.
-
Лениногорск тәрбиячеләре зональ этапта катнаша
11 нче балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе" конкурсының муниципаль этабы үтте. Аның нәтиҗәләре буенча, беренче урында - 32 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Әхмәтова, икенче урында 15 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Флера Тәхауова, өченчедә - Тимәшнең "Ромашка" бакчасы тәрбиячесе Светлана Мәһдиева. Призлы урын алучылар 24 - 25 мартта Аксубай районында...
-
Лениногорск районында өр-яңа конкурс старт алды
Лениногорск районы авыл мәдәният йортларында "Иҗат синең тирәли" дигән өр-яңа конкурс старт алды. Ул "Декоратив - кулланма сәнгать" һәм "Автор сүзе" номинацияләре буенча 6 мартка чаклы дәвам итәчәк.