Лениногорск укытучылары Казанда узачак республика конкурсына бара
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укытучылары Казанда узачак республика конкурсына бара

Зональ турларда җиңү яулаган җитмештән артык педагог Казанда узачак республика конкурсына барачак, алар арасында безнекеләр дә бар. Болар - "Өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесе җиңүчесе - Елена Артемьева (балалар иҗаты йорты), "Россиянең педагог-психологы - 2015" җиңүчесе Екатерина Сәгъдиева (4 нче мәктәп). Ә менә "Елның сыйныф җитәкчесе" конкурсында берьюлы өч педагог...

Зональ турларда җиңү яулаган җитмештән артык педагог Казанда узачак республика конкурсына барачак, алар арасында безнекеләр дә бар.

Болар - "Өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесе җиңүчесе - Елена Артемьева (балалар иҗаты йорты), "Россиянең педагог-психологы - 2015" җиңүчесе Екатерина Сәгъдиева (4 нче мәктәп).

Ә менә "Елның сыйныф җитәкчесе" конкурсында берьюлы өч педагог шәһәр данын яклаячак: Галия Исмәгыйлова (5 нче мәктәп), Наилә Шәмсуллина (7 нче мәктәп) һәм Надежда Воробьева (2 нче мәктәп).

Уңышлар телибез.


Конкурс

Нет комментариев