Машина тег белән яңалыклар
-
Машина бәяләре 1,5 тапкырга арткан
2015 елга керү белән тотылган машина бәяләре сизелерлек артка. Машина базары белгечләре моны сум курсының түбән тәгәрәве белән бәйләп аңлата. Доллар һәм евро курсының сумга караганда тотрыксызлыгы аркасында яңа машиналарга бәяләр арта төште. Бу үз чиратында тотылган машина бәяләренә дә тәэсир итми калмады. Ел башында кайбер автомобильләрнең бәясе инде 50...
-
Урманчыларга - автомобиль
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, "Лениногорск урманчылыгы" җитәкчесе Салих Фазлирахманов республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барып, аннан өр-яңа машинага утырып кайткан. Бу көнне республиканың барлык урман хуҗалыгы җитәкчеләре бергә җыелып, үзләренең уңышлары һәм проблемалары турында фикер алышкан. Президент яңа министр - Алмас Нәзиров белән таныштырган. Очрашу ахырында аларның бөтенесенә...
-
Кагыйдәне бозма
Өч көн эчендә ике машина йөртүче җәяүле юлында тәртип бозган, биш транспортның тонировкасы тиешле таләпләргә җавап бирмәгән. Районыбызда 12 августта башланып киткән профилактик операциянең беренче нәтиҗәләре - әнә шундый. Ул 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында транспорт чаралары тәрәзәсенең яктылыкны үткәрү үзенчәлегенә, юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар итәчәкләр.
-
Әти, әни, мин – үрнәк җәяүле
«Җәяүлеләр бик күп. Аларны хөрмәт итәргә кирәк», -дип язган сатирик язучылар Ильф һәм Петров. Әйе, алар бик күп, ләкин һәрберсе дә хөрмәткә лаекмы соң? Ә машина йөртүчеләр? Көннән-көн азынып чабучылар арасында үз балаларының тормышларын чүпкә дә санамаучылар бихисап түгелмени? Хәзер телевизорны күпчелек халык кабызырга да куркадыр кебек. Һәркөнне юл фаҗигасе,...
-
Авыл җирлекләренә – машина
Республика көне алдыннан, Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында узган конкурс-смотр лауреатларына машина ачкычлары тапшырды. Әлеге зур бүләккә яхшы күрсәткечләре һәм призлы урыннар яулавы өчен районыбызның Түбән Чыршылы һәм Шөгер авыл җирлекләре дә лаек булды. Авыл җирлеге башлыкларына «Fiat Albea» машинасы бирелде.
-
Кая ашыгабыз соң?
Юлларда машиналар саны көннән-көн арта. Алар белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә күбәя. Статистика мәгълүматларына караганда, ел саен Россиядә 40 мең кеше юл фаҗигаләрендә һәлак була. Ә төрле җәрәхәт алучыларның саны исә 200 меңнән артып китә. Шушы аянычлы хәлләргә балаларның да дучар булуын исәпкә алсаң, чәчләр үрә тора. Татарстан ЮХИДИ идарәсе...
-
Чикләүләр билгеләнде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты язгы чорда юлларда йөрү буенча чикләүләр билгеләде. Ул төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү максатыннан чыгып эшләнә. Чикләү 15 апрельдән 14 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Ашыккан – ашка пешкән...
Узган ел Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре 4,2 процентка арткан. Пассажир автотранспортында кеше үлеме белән тәмамланучы аварияләр булган. Республиканың Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, Әлмәт белән Түбән Кама шәһәрләрендә фото һәм видеофиксация системалары кулланып, аварияләрне киметергә уйлый. Әлеге мәгълүмат белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рәфкать Миңнеханов матбугат конференциясендә таныштырды....