Һәр кешенең – үз борчуы
Чираттагы халык җыены шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә үтте. Ике сәгать дәвамында барган очрашуда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рәфикова, төрле хезмәт вәкилләре катнашты.
Иң беренче булып, халык алдында Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул 2011 елда башкарылган эшләр, кайсы өлкәдә - кемнәргә ярдәм ителүе һәм, гомумән, уңышлар турында сөйләде....