Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташлар очрашуы

Лениногорскида күпмилләтле халык яши. Аларны уртак эш кенә түгел, ә дуслык та берләштерә. Якташларыбызның Саратов, Нижневартовск кебек шәһәрләр белән күп еллардан бирле дустанә мөнәсәбәттә яшәве - моның ачык мисалы. Шушы көннәрдә Шөгер төбәге халкының дуслары тагын да артты. "Ветеран" җәмәгатьчелек үзәгендә чирмешәнлеләр белән очрашу узды. Анда Чирмешән ветераннар советы рәисе...

Лениногорскида күпмилләтле халык яши. Аларны уртак эш кенә түгел, ә дуслык та берләштерә. Якташларыбызның Саратов, Нижневартовск кебек шәһәрләр белән күп еллардан бирле дустанә мөнәсәбәттә яшәве - моның ачык мисалы. Шушы көннәрдә Шөгер төбәге халкының дуслары тагын да артты. "Ветеран" җәмәгатьчелек үзәгендә чирмешәнлеләр белән очрашу узды. Анда Чирмешән ветераннар советы рәисе Мәсгуть Шәһит улы Шәфиков килгән иде.


Нигә нәкъ менә Чирмешән соң? Җавабы бик гади: очраклы гына танышып китеп, туган ягы турында кызыксынган һәр ике кешенең берсе - Чирмешән төбәгеннән. Районыбызда Чирмешәннән чыккан җитәкчеләр дә җитәрлек, тик нинди генә вазифада булсалар да аларны бер үзенчәлек берләштерә: бер-берсенә ярдәмләшеп, аралашып яши беләләр алар. Ул көнне "Ветеран" үзәгенә җыелучылар арасында да "мишәрләр" җитәрлек иде. Очрашуның төп максаты - тәҗрибә уртаклашу, Лениногорскида яшәүче якташлар белән аралашу. Кичәне ветераннар советы рәисе Марс Исхаков алып барды.
- Лениногорск һәм Чирмешән халкының ветераннар оешмасы тормышында олы вакыйга. Бездә бүген кунакта - Чирмешән районы ветераннар советы рәисе Мәсгуть Шәфиков. Чирмешән халкы шәһәребез үсешенә үзеннән зур өлеш керткән халык. Бүген дә без аралашып яшәвебезне дәвам итәбез, - дип башлады ул сүзен, Чирмешән районы турында кыскача сөйләп һәм кунакны ике томлы "Алар илгә җиңү алып кайтты" китабы белән таныштырды.
Ул, әлбәттә, хаклы. Бирегә җыелган кешеләрнең һәммәсе чыгышлары белән Чирмешәннән булып, Лениногорск районында яши, төрлесе төрле оешма-предприятиеләрдә эшләгән, лаеклы ялга чыксалар да, монда яшәүләрен дәвам итүчеләр. Шуңа да бу очрашуга килмичә булдыра алмаган алар.
Якташлары белән күрешкәнче мәртәбәле кунак шәһәребезнең Геройлар аллеясында үзенчәлекле сәяхәттә булды. Марс Исхаков Лениногорскины Дан орденының тулы 3 кавалеры булган шәһәр булуы турында әйтте.
"Ветеран" җәмәгатьчелек үзәгенең эшчәнлеге турында Сәрия Миркасыймова да сөйләде.
- Без һәрвакыт төрле очрашулар, әдәби кичәләр, сәламәтләндерү түгәрәкләре, язучылар, рәссамнар белән очрашулар үткәрәбез. Аларда күпчелек очракта өлкән яшьтәге абый-апаларыбыз, пенсионерлар катнаша. Ә бит яшьләр өчен дә патриотик рухта яисә иҗади кичәләр үткәрү мөмкинлегебез бар. Мәктәп укучыларын, студентларны, гомумән, шәһәр яшьләрен үзебезгә күбрәк тартасы иде, - дигән теләген әйтте.
Ветеран-журналист Римма Фәттахованың якташлар очрашуына чакырылуы очраклы түгел иде. Ул да чыгышы белән Чирмешән төбәгеннән бит. Бу турыда фикере белән ул да бүлеште.
- Чирмешән халкы Шөгер төбәгендә күркәм эшләре белән мактаулы, аларга тел-теш тидерерлек түгел. Күп еллардан бирле туганнарча янәшә, иңгә-иң куеп эшли. Бүген дә якташларымның бик актив булуын беләм, алар белән горурланам.
Марс Исхаков шәһәрдә чирмешәнлеләрнең күп булуын искәртеп, лениногорскилыларны һәм чирмешәнлеләрне берләштерүче "Якташлар оешмасы" булдыру турындагы фикерен тәкъдим итте. Аны хуплап, әлеге оешмага керәчәк кешеләрне сайладылар.
Очрашуны Минсәим Яруллин дәвам итеп, гармун көенә җыр башкарды. Залдагыларны халыкчан җырлавы, гадилеге белән әсир итте ул. Ерак араларны якын итеп, очрашуга килгән Мәсгуть Шәфиков исә Лениногорскига чакырылганы, якташлары белән очрашу һәм аралашу мөмкинлеге бирелгәне өчен рәхмәтен әйтте. Якташларының Шөгер төбәгендә дәрәҗәле кешеләр булуы белән горурлануын яшермәде. Бу очрашу күпләр күңелендә якты мизгелләр, күңелле хатирәләр калдырыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу