Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ныгытылган көчне тоярга

Мәдәният сараенда VI чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров белән очрашу узды. Анда шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов, халык активы катнашты. Ришат Әбүбәкеровны күпләр Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчесе буларак белә. Хәзер инде ул депутат буларак, очрашулар уздыра, халык проблемалары белән кызыксына. Татарстаннан сайланган 13 депутат -...

Мәдәният сараенда VI чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров белән очрашу узды. Анда шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов, халык активы катнашты.

Ришат Әбүбәкеровны күпләр Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчесе буларак белә. Хәзер инде ул депутат буларак, очрашулар уздыра, халык проблемалары белән кызыксына. Татарстаннан сайланган 13 депутат - "Бердәм Россия" партиясендә. Ришат Фазлетдинович - шуларның берсе. Аңа дүрт район: Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы беркетелгән. "Димәк, сезнең белән еш күрешәчәкбез, булган проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкбез", - диде ул.
Ришат Әбүбәкеров Дәүләт Думасында эшләүдән алган беренче хис-кичерешләрен сөйләде. "Закон проектлары буенча эшләү, аларны кабул итү үтә дә авыр, катлаулы процесс", диде ул. Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан киткән депутатларга федераль максатчан программаларда (29 процент) катнашырга, әлеге программаларны үтәр өчен Мәскәүдән акча алырга, дигән бурыч куйган. Депутат фикеренчә, нәкъ менә максатчан программалар белән Татарстан уңайлы тормыш шартлары булдыра, яхшы күрсәткечләргә ирешә. 90 нчы еллар белән хәзерге вакытны чагыштырып, аерма - җир белән күк арасы кебек булганын да сөйләде ул. Дөрес, әлегә машина төзелеше, текстиль һәм азык-төлек промышленносте акрынрак үсә. "ТАНЕКО" нефть химиясе комплексы, "КамАЗ", 2013 елгы Универсиадага әзерләнү - боларны Татарстанның горурлыгы итеп күрсәтте Ришат Фазлетдинович.
4 мартта узачак Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга, киләчәгебезгә битараф булмыйча, лаеклы кешене сайларга чакырды. Хәзер ныгытылган көчне тоеп яшәгән кебек, киләчәктә дә шулай булсын иде, диде ул. Очрашу ахырында сорауларга җавап бирде. Аның монда ярдәмчесе булачак, борчу-проблемаларны җиткереп, бергәләшеп киңәшләшербез, дигән теләгән җиткерде Р.Әбүбәкеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу