Пожар тег белән яңалыклар
-
Яшел Үзәндәге шартлауның сәбәпләре билгеле
Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлавы турында хәбәр иткән идек. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органыннан хәбәр итүләернчә, 32 яшьлек җирле ир-ат шул рәвешле үз-үзен үтерергә теләгән. Ул газ плитәсенең конфоркаларын ачып куйган һәм фатирда учак...
-
Яшел Үзәндәге йортта көчле шартлау булган (+фотолар)
Гадәттән тыш хәл кичә, 24 октябрьдә, 21:55 сәгатьтә булган. Яшел Үзән шәһәренең С.Сәйдәшев урамындагы 15 нче йортның бишенче катында көнкүреш газ шартлаган. Гадәттән тыш хәл булган урынга тиз арада ашыгыч хезмәт, җаваплы оешма һәм шәһәр хакимияте вәкилләре килеп җиткән. Шартлау шул дәрәҗәдә көчле булган ки, фатир нык җимерелгән, ә подъезддагы...
-
Инсульт кичергән әнисе белән әтисе йорттан чыга алмыйча янып үлгәннәр
Янгын сүндерүчеләр килгәндә шәхси йорт тулысы белән ялкынга уралган була. Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсендә әнә шундый фаҗигале хәл теркәлә. Яшь ханым әйтүенчә, йортта аның әти-әнисе һәм дүрт баласы калган була. Кибеттән кайтканда ул йортның януын күрә. Әтисе һәм балалар янгын башланганчы урамга чыккан булалар. Инсульт кичергән әнисен әтисе коткарырга...
-
Ике кеше янып үлгән
Бүген төнлә Казанның Декабристлар урамындагы 81 нче йорт янындагы санкцияләнмәгәнмашина кую урынында каравылчы өйчегенә ут каба. Гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 6:58 сәгатьтә хәбәр ителә. Алты минут эчендә урынга килеп җиткән коткару хезмәткәрләре янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерсә дә, өйчектәге ике ир-ат үлгән була инде. Беренчел фаразлар буенча янгын...
-
Тимәштә янгын булган
28 август көнне Лениногорск районы Тимәш авылының Октябрьский урамындагы бер йортта янгын чыга. Ул ут белән саксыз кыланудан килеп чыга. Йортның 100 квадрат метрына зыян килә. Янгын сүндерүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндерә, ләкин 1959 елгы ир-атның янып беткән гәүдәсен табып ала.
-
Урдалыда икәү янып үлгән
22 августта Урдалы авылында яшәүче берәүнең йортында янгын чыгып, хуҗа һәм тагын бер ир-ат янып үлә. Янгын сүндерүчеләр сәбәбен - ут белән саксыз эш итү, ди. Хуҗа ир аракы белән дус булган, янына дуслары да килгәннәр. Шундый бер эчеп утыру вакытында йорт бер тапкыр янган булган инде, коткарып калганнар. Бу...
-
Лениногорскиның бер йортында мунча янган
19 апрель көнне 16 сәгать 11 минутта Лениногорск шәһәре Осипенко урамының бер йортындагы мунчада янгын чыга, дип хәбәр итә шәһәребезнең янгын сүндерү часте матбугат хезмәте. Янгынны 10 - 15 минут эчендә сүндерүгә ирешә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре. Мунчаның 5 квадрат метр мәйданына зыян килә. Зыян күрүчеләр юк. (Фото вакыйга урыннан)
-
Лениногорскида машина һәм мунча янган
Үткән ялларда Лениногорск шәһәре һәм районында ике янгын булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең матбугат хезмәте. Шимбә, 4 апрель көнне 19.00 сәгатьтә Лыжная урамында хәрәкәт иткән вакытта машина янып китә. Янгын сәбәбе ачыклана. Якшәмбе, 5 апрель көнне, 13 сәгать 10 минутта Иске Шөгер авылында бер мунча яна. Мунчаның...
-
Лениногорск шәһәренең Южная урамында бер йорт янган
28 март көнне 10 сәгать 45 минутта шәһәребезнең янгын сүндерү частенә Южная урамында бер йорт януы турында хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр 20 минут эчендә янгынны сүндерүгә ирешә. Йортның 64 квадрат метр мәйданына зыян килә. Фаразлау буенча, янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазларын монтажлауда кагыйдәләр үтәмәү. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр...
-
Лениногорск районында янгын
18 март көнне 10:14 сәгатьтә Лениногорск районы Савочкино авылының бер йортында янгын чыга. Янгын 40 квадрат метр мәйданны биләгән. бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, - дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр идарәсе сайты.
-
Янгыннан сак бул
Ел башыннан алып, район һәм шәһәрдә ун янгын чыккан, анда өч кеше үлгән. Төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү һәм гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен игътибарга алмау, ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Андрей Галилеев. Карап торыгыз: электр приборларының, үткәргечләрнең төзеклеген, ватылган очракта кичектергесез мастер чакыртырга кирәк. Онытмагыз: көнкүрештә кулланыла торган...
-
Лениногорскида быел янгында 3 кеше үлгән
Ел башыннан Лениногорск районы һәм шәһәрендә 8 янгын чыккан. Аларда өч кеше үлгән. Төп сәбәбе - исерткеч эчемлекләр куллану, ди янгын сүндерүчеләр.
-
Лениногорскида берәүне үз өендә яндырганнар
3 февраль көнне янгын сүндерү частенә шәһәрнең Ленинград урамындагы 71 нче йортында янгын чыгу турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, өч катлы йортның икенче катыннан көчле төтен чыга торган була. Янучы фатирның күршеләре фатирда 1977 елгы хатын-кызның үзе генә яшәвен, аннан алдагы көнне исерек хәлдә күрүләрен, аның фатирда калу мөмкинлеген...
-
Лениногорскида бер фатирга ут төрткәннәр
3 февраль кичендә, төгәлрәге, 22:18 сәгатьтә коткару хезмәтенә Лениногорск шәһәренең Ленинград урамындагы бер йорттагы фатирда янгын чыгу турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән ут-күзгә таралырга юл куелмый - фатирның 4 квадрат метр мәйданы гына зыян күрә. Беренчел фаразлар буенча, фатирга ут төрткәннәр. Фото фаҗига урыныннан
-
Лениногорскида янгыннар ешайды
19 гыйнварда төнге 12ләр тирәсендә Кирлегәч авылында янгын чыга. Хуҗалар түбәдән башланган янгынны үзләре дә соң күреп ала, ул арада ялкын телләре өйгә күчә. Урмышлы белән Федотовка авылларының янгын сүндерү машиналары фаҗига урынына оператив рәвештә килеп җитсә дә, 45 квадрат метр мәйдандагы йорт тулысы белән янып бетә. Бәхеткә, хуҗалар үзләре...