Пожар тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида янгында берәү үлгән
Кичә 18 сәгать 55 минутта Лениногорскиның Южная урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ул шактый өлешне чолгап алган була. Ахырдан шунда яшәгән 1952 елгы ирнең үле гәүдәсе табыла. Аның вакытында түләмәгән өчен уты һәм газы өзелгән булган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
-
Лениногорскиның бер йортында фатир янган
25 ноябрьдә төнге сәгать икедә Заварыкин урамындагы бер йорт фатирында янгын чыга, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Дүртенче катта урнашкан бер бүлмәле фатирда чыккан янгынның мәйданы 18 квадрат метр тәшкил итә. Аны сүндергәндә янгын сүндерүчеләр ике кешене коткара. Хәзерге вакытта сәбәбен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.
-
Шәһәрдә бер кибет яна язган
16 октябрьдә кичке дүртләр тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Тукай урамындагы бер йортта чыккан янгын турында хәбәр килеп ирешә. Фаҗига урынына килгән янгын сүндерүчеләр әлеге урамда урнашкан бер кибетнең ярдәмче бүлмәсе януын күрә. 14 квадрат метр мәйданда чыгып, ул бина эченә шактый зыян китерә. Бәхеткә зыян күрүче юк. Хәзер янгынның сәбәбен...
-
Йорт та, мунча да янган
19 сентябрьдә көндезге дүртләр тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Иске Иштирәк авылында Советская урамы буенча урнашкан йорт яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын 128 квадрат метр мәйданда чыгып, аның нәтиҗәсендә йорт та, мунча да, ике сарай да тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын монтажлаганда, кагыйдәләрне...
-
Зеленая Рощада мунча янган
25 августта иртәнге алтылар тирәсендә янгын сүндерү бүлегенә Зеленая Роща авылында Киров урамы буенча урнашкан мунча яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын 20 квадрат метр мәйданда чыгып, мунча тулысынча янып бетә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Хәзер янгынның сәбәпләрен ачыклау эше бара, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.
-
Бакча йортында ир-ат мәете табылган
22 июльдә көндезге 12 ләр тирәсендә "Останкино" бакчачылык ширкәтендә бер бакча йорты янды, дип хәбәр итә Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге. Аны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1968 елгы ир-ат мәетенә тап була. Ул бакчада эш кораллары саклау өчен куелган иске автобус будкасында яна. Шунда ук спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр дә табыла....
-
Лениногорскида сарай янган
9 июньдә 23 сәгать 10 минутта янгын сүндерү бүлегенә шәһәребезнең шәхси секторында - Хәйретдинов урамында сарай яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын 24 квадрат метр мәйданда чыгып, сарай тулысы белән янып беткән. Әлегә аның сәбәпләре билгеле түгел. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.
-
Бер атнада ике янгын
Узган атнада районда ике янгын чыгу очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары. Беренчесе Зеленая Роща авылында чыккан. Аның нәтиҗәсендә, хуҗалыктагы сарай, андагы бозау белән 25 тавык тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбе - ут белән эш иткәндә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Икенче янгын Зәй-Каратай авылында чыккан. Торак йорт...
-
Лениногорск районының бер авылында мунча янган
24 майда 22 сәгать 57 минутта янгын сүндерү бүлегенә Иске Шөгердә мунча яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын 24 квадрат метр мәйданда чыгып, аның нәтиҗәсендә мунча тулысы белән янып бетә. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - мичне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.
-
Сугыш ветераны балконы янган
Якшәмбе көнне кичке алтылар тирәсендә Куйбышев урамы, 39 нчы йортның бер фатир балконында янгын чыга. Фаразлаулар буенча өстәге каттан сүндерелмичә ташланган төпчек сугыш ветераны яшәүче фатирның ачык калдырылган балконына төшеп, яна башлый. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп, ялкын телләре фатирга күчәргә өлгерми, өлкән яшьтәге хуҗага зыян килми.
-
Учак якмагыз
20 апрельдән республикада, шул исәптән безнең районда да янгынга каршы махсус режим кертелде. Аның буенча урманда, торак йорт, корылмадан 50 метрдан азрак арада учак ягу тыела. Предприятиеләрдә янгын куркынычы булган эшләр башкару, шулай ук учак ягу рөхсәт ителми.
-
Саксызлык аркасында янган
16 апрельдә 18 сәгать 49 минутта шәһәребезнең янгын сүндерү бүлегенә Зеленая Роща авылында йорт яну турында хәбәр килеп ирешә. Янгын Чапаев урамында урнашкан 20 квадрат метр мәйдандагы торак йортта чыга. Ялкын телләре тиз арада йорт-җирне камап ала. Аның нәтиҗәсендә, йорт түбәсе һәм стеналар, шулай ук йорт җиһазлары янып бетә. Янгын,...
-
Лениногорск районында берәү янып үлгән
Үткән шимбә Иске Куак авылындагы йортта янгын чыгып, берәү янып үлгән, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр идарәсе сайты. Бүрәнә өй бик тиз янып бетә, җимерекләр арасыннан 1962 елгы ир гәүдәсен табып алалар. Беркайда да эшләмәүче әлеге кеше, салырга яраткан, янгынның сәбәбе - тәмәке тартканда саклык чараларын күрмәү, ди...
-
Зәй-Каратайда мунча янган
Үткән якшәмбе - 30 мартта кичке бишләр тирәсендә Зәй-Каратай авылындагы бер хуҗалыкның мунчасында янгын чыга. Мунча тулысы белән янып бетә. Ялкын телләре аның янәшәсендәге йортка да күчеп, түбәсенә зыян китерә. Янгын мичнең артык кызуы нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип хәбәр итә Лениногорск янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.
-
Язгы каникуллар янгынсыз узсын
Балаларның язгы каникулда булуын истә тотып, Лениногорск янгын сүндерү часте янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә куша. Балаларны озакка ялгыз калдырмаска, шырпы һәм зажигалкалар бирмәскә, янгын чыккан очракта, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлату мөһим. Әлеге чаралар янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм утка дөрес караш тәрбияли. Онытмагыз: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү...