Ике кеше янып үлгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Ике кеше янып үлгән

Бүген төнлә Казанның Декабристлар урамындагы 81 нче йорт янындагы санкцияләнмәгәнмашина кую урынында каравылчы өйчегенә ут каба. Гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 6:58 сәгатьтә хәбәр ителә. Алты минут эчендә урынга килеп җиткән коткару хезмәткәрләре янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерсә дә, өйчектәге ике ир-ат үлгән була инде. Беренчел фаразлар буенча янгын...

Бүген төнлә Казанның Декабристлар урамындагы 81 нче йорт янындагы санкцияләнмәгәнмашина кую урынында каравылчы өйчегенә ут каба.
Гадәттән тыш хәл турында коткару хезмәтенә 6:58 сәгатьтә хәбәр ителә. Алты минут эчендә урынга килеп җиткән коткару хезмәткәрләре янгынны санаулы минутлар эчендә сүндерсә дә, өйчектәге ике ир-ат үлгән була инде. Беренчел фаразлар буенча янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан. Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/

пожар

Нет комментариев