Бер атнада ике янгын
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер атнада ике янгын

Узган атнада районда ике янгын чыгу очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары. Беренчесе Зеленая Роща авылында чыккан. Аның нәтиҗәсендә, хуҗалыктагы сарай, андагы бозау белән 25 тавык тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбе - ут белән эш иткәндә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Икенче янгын Зәй-Каратай авылында чыккан. Торак йорт...

Узган атнада районда ике янгын чыгу очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә янгын сүндерү бүлеге инспекторлары.

Беренчесе Зеленая Роща авылында чыккан. Аның нәтиҗәсендә, хуҗалыктагы сарай, андагы бозау белән 25 тавык тулысынча янып беткән. Янгынның сәбәбе - ут белән эш иткәндә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Икенче янгын Зәй-Каратай авылында чыккан. Торак йорт өлешчә янган, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана, ди инспекторлар.


пожар

Нет комментариев