Сабантуй тег белән яңалыклар
-
Абыемның якты хатирәсе
Сабантуйлар батыры, шахтер, нефтьче, язучы Әсраргалигә - абыем Галиевкә багышлыйм. Әсраргали, әгәр исән булса, быел 16 октябрьдә 74 яшь тулган булыр иде, тик ул фани дөньядан бик иртә - 60 яшендә 12 августта китте. Мин абыем белән горурланам, аны хөрмәт итәм, сагынып искә алам. Абыем хакында хатирәләремне сезнең газет аша...
-
Алтай Сабан туе
"30 июньдә безнең авыл җирлегенә караган Алтай поселогында Сабантуй булды",- дип хәбәр итә Кирлегәчтән "Ихлас" вокаль теркеме җитәкчесе Мәдинә апа Мокыймова. Әлмәт, Казан, Чаллы һәм башка төбәкләргә таралган халык туган нигезләренә җыелган. Бүләкләр алып кайтып, милли бәйрәмебезне үткәргәннәр. Кирлегәчтән өлкән яшьтәге апалардан торган "Ихлас" төркеме дә чыгыш ясаган. "Безне "Киләсе...
-
Пермьдә – кунакта
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов бер төркем делегация вәкилләре белән Пермь краеның Барда авылында Сабантуй бәйрәмендә булып кайтты. Әлеге бәйрәмгә лениногорскилылардан тыш, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәре вәкилләре дә, Башкортстан делегациясе дә килде. Шәһәр мэры Рәгать Галиәгъзамович Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатьнамәсен укыды һәм Пермь крае губернаторына татар халкының милли киеме -...
-
Бәйрәм җырсыз булмый
Зур мәйданда шәһәр һәм район халкы Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтсә, халыкның бер өлеше кечкенә нәниләре белән урманның бер кырыенда урнашкан аланлыкка - кечкенәләр өчен оештырылган Сабантуй бәйрәменә агылды. Анда аларны төрле төстәге шарлар белән бизәлгән сәхнә, әкият герое - Батыр һәм Итекле песи каршы алды. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша рәвешендә барды....
-
Каенлыкта милли туй
Чыннан да татарда йөзек кашы торырдай, энҗе-мәрҗәнгә тиң йола-бәйрәм, гореф-гадәтләр күп. Әмма ел буена көткәне, туган-тумачаны, дус-ишне, якташларны бер мәйданга җыйган, очраштырган-күрештергәне - Сабан туе! Елдагыча алдан бизәлгән, төрле чәчәк исе башны әйләндергән көяз каенлык мөэмин-каратайлыларны кочак җәеп каршылады. Күрешү-сөйләшү, хәл-әхвәл белешү, шатлыклы авазлар яңгырый. Җаннарда горурлык катнаш соклану тудырып...
-
Вакыт чоңгылында югалмаган бәйрәм
Үзләренең гадилеге, эчкерсезлеге, милли традицияләрне саклап килүче авыл сабантуйларын күрү нияте белән, районыбызның өч - Сугышлы, Керкәле, Шөгер авылларында булып кайттым. Сабантуйны күзәтүне Керкәледән башладык. Ул як сабантуйларының кайсы урында узганын белмәгәнгә, эзләп йөрергә туры килерме дигән идем, юк икән, менә тыкрыкка кереп китәр юлда, коймаларга төсле хәрефләр белән Сабан...
-
Игенче бәйрәме
Ивановка авылы янындагы Сабантуй мәйданчыгы быел да кунакларны кочак җәеп каршы алды. Төрле милләт, дин, төрле һөнәр кешеләре төп мәйдан тирәле урын алды. Рәсми кунаклардан - ТР Президент Аппараты вәкиле Игорь Марченко, республиканың хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, ТР Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Новиков, "Ритэк" җәмгыяте җитәкчесе...
-
Милли бәйрәм – Сабан туе
Лениногорск муниципаль районында Сабан туен 9 июньдә Сарабиккол авылы башлап җибәрде. Елдагыча, халык бик күп булды, килгән һәркем сыйланып китте, балаларга исә туңдырма өләштеләр. 10 июньдә исә Сугышлы, Керкәле, Иске Шөгер һәм башка авылларга кунаклар җыелды. Батырлар бил алышты, балалар уйнады, өлкәннәр бәйрәмне тамаша кылды. 11 июньдә Ивановка авылындагы мәйданда...
-
“Милләтемнең көзгесе син, Сабантуй”
10 һәм 12 июньдә районыбыз авылларында 11июньдә-шәһәр һәм район Сабан туе Программада: 10.00 - "Милләтемнең көзгесе син, Сабантуй" театральләштерелгән тамаша 10.30 - район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлавы һәм кунакларның тәбрикләве 10.40 - авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү 11.00 - милли көрәш - халык уеннары, спорт ярышлары - үзешчән һәм иҗат коллективлары,...
-
10 һәм 12 июньдә – районыбыз авылларында, 11июньдә – шәһәр һәм район Сабан туе
Кадерле якташлар! Сезне Лениногорск район Советы һәм башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән халкыбызның гүзәл милли бәйрәме-Сабантуй белән тәбрик итәм. Сабантуй - бер үк вакытта борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь бәйрәм. Анда гасырларның рухы, халкыбызның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең...