Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

10 һәм 12 июньдә – районыбыз авылларында, 11июньдә – шәһәр һәм район Сабан туе

Кадерле якташлар! Сезне Лениногорск район Советы һәм башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән халкыбызның гүзәл милли бәйрәме-Сабантуй белән тәбрик итәм. Сабантуй - бер үк вакытта борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь бәйрәм. Анда гасырларның рухы, халкыбызның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең...

Кадерле якташлар!

Сезне Лениногорск район Советы һәм башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән халкыбызның гүзәл милли бәйрәме-Сабантуй белән тәбрик итәм.
Сабантуй - бер үк вакытта борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь бәйрәм. Анда гасырларның рухы, халкыбызның йөзе һәм тарихы чагыла. Әлеге бәйрәм милли традицияләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең матур символы булып тора. Сабан туе-халыкара милли татар бәйрәме.
Язгы сабан бәйрәме буларак барлыкка килгән Сабантуй, табигатьнең җанлануын, игенченең фидакарь хезмәтен, кунакчыл һәм юмарт халкыбызның иң гүзәл традицияләрен гәүдәләндерә. Бүген без авыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтәбез, аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чөнки көзен җыеп алыначак уңышның язмышы, тормышыбыз муллыгы аларның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә бәйле. Авыл хезмәтчәннәре терлекләр санын саклап кыш чыкты, язгы һава торышы үзгә булса да, язгы кыр эшләрен бердәм башкарып 2012 ел уңышына нигез салдылар. Шуңа күрә Сабантуйда, милли гадәт буенча, көрәш батырлары белән беррәттән, аеруча зур тырышлык куйган авыл хезмәтчәннәрен дә данлыйбыз.
Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек телим.
Рәгать ХӨСӘЕНОВ, Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй