Undefined тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида ике юл һәлакәте булган
Беренчесе - 14 сәгать 20 минутта М.Җәлил урамында, икенчесе - кичке 8 ләр тирәсендә Заводская урамында. Икесендә дә ике машина бәрелешкән, сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр ачыклана, дип хәбәр итә республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты. Фото министрлык архивыннан
-
Түбән Чыршылы авылында Римма Хәсәноваларда каз өмәсе үткән
Казларының биш килограммнан артыклары бар, ди. Әле суеп бетермәгәннәр, өмәләре алда көтә. Өмәдә әнисе Роза апа, өч кыз туганы һәм күршеләре катнашкан.
-
Лениногорскида бүген эшкә кемнәр автомобильсез килде, карагыз (фотолар)
Район һәм шәһәрдә 500 ләп кеше бүген эшкә җәяү килде. Алар шулай итеп "Автомобильсез бер көн" акциясенә кушылдылар. Зилә мөдәррисова фотолары
-
Лениногорск коткаручылары балконга чыгып баскан җиде яшьлек кызны коткарган
Бу хәл 17 сентябрьдә була. Бердәм диспетчерлык хезмәтенә Куйбышев урамындагы күпкатлы йортның балконына бер бала чыгып басып, коткаруларын сорый, дип хәбәр итәләр. Коткаручылар килгәч, хәл ачыклана: кызны өйдә үзен генә калдырып киткәннәр икән, ул курыккан, балконга чыгып, ярдәм сорый башлаган. Коткаручылар аңа психологик ярдәм күрсәтә. Күршеләре аша әнисенә хәбәр итәләр,...
-
Лениногорскилылар зур конкурста җиңде (фотолар)
Кичә Казанда "РИТЭК" оештырган VII социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар: Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернаты, "Алый парус" реабилитация үзәге, район һәм шәһәр ветераннар Советы каршында эшләп килүче Хәйрия фонды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Лениногорскида яшүсмер кызны машина бәрдергән
Кичә кич белән Үзәк мәйданда 14 яшьлек кызны машина бәрдергән. Кыз үзе исән, тик тән каты җәрәхәтләре алган, дип язалар социаль челтәрләрдә. Шулай ук якшәмбе көнне 13 сәгать 32 минутта Тукай-Гагарин урамы кисешкән урында велосипедчыны бәрдерәләр. Авариянең сәбәпләре ачыклана, дип яза МЧС сайты Фото Тукай -Гагарин урамы кисешендәге авариядән
-
Лениногорскилыларга сайлау өчен бер ай вакыт калды
1 октябрьгә кадәр федераль ташламадан файдаланучыларга киләсе елның 1 гыйнварыннан социаль хезмәтләрне акчалата, яисә дарулата алулары турында төгәл бер карарга килергә кирәк. Әгәр кеше моңа кадәр ничек алса, шулай калдырырга тели икән, гариза язу кирәкми. Үзгәртергә теләсә, мәсәлән, хәзер акча алып, киләсе елдан ташламадан файдалануга күчәргә булса, гариза язу кирәк....
-
Помидордан салат ясыйбыз
Помидор -2 кг, кишер -1 кг, чистартылган алма -1 кг, баллы борыч -1 кг, ачы борыч -5 шт, шикәр комы -200 г, тоз -100 г, симәнке мае -200 г, сарымсак -250 г. Помидор, кишер, алма,ике төрле борычны иттарткыч аша чыгарып болгатабыз да ике сәгать болгаткалап сүрән утта пешерәбез. Иң ахырдан...
-
Сарабиккол авыл җирлеге башлыгына Президент машина ачкычы тапшырды (фотолар)
Татарстан Республикасы көне алдыннан Президент Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләргә җиңел автомобиль ачкычлары тапшырды, Лениногорскиның өч авыл җирлеге дә машиналы булды. Алар барысы да - Муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесе җиңүчеләре. Җиңүчеләр исеменнән Татарстан Президентына рәхмәт сүзләрен Лениногорск районының Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Аделшина җиткерде. -Авыл җирлекләрендә яшәү шартларын...
-
Иртәгә һава торышы: яшен, боз явуы фаразлана
Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе республика территориясендә һава торышы үзгәрүе турында кисәтү таратты. 23 августта төнлә һәм көндез республика буенча һәм Казанда яшен, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Синоптиклар боз явуы ихтимал дип тә кисәтә. http://tat.tatar-inform.ru
-
Утыз көн эчендә ничек матур булырга?
Һәр иртә, ач карынга, бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз. Бер стакан җылы су эчегез. Ярты сәгатьтән ашарга ярый. Җитен орлыгы организмны чистарта. Нәтиҗәдә тән тиресе тигезләнә, яшәрә. Җитен чәчләрне һәм тырнакларны да ныгыта, әмма аны организмда таш булганда кулланырга ярамый. Һәр көнне пешкән чөгендер ашарга. Чөгендер канны чистарта. Йоклар...
-
Лениногорскида сасы исле кием сатканнар
Бу турыда "Халык контроле" порталына Вера исемле хатын-кыз яза. Ленинградская урамындагы кибеттән эчке киемнәр сатып алган идем. Кигәнче юдым, аннан сасы ис килә башлады, ди. Аның сүзләренә караганда, сатучыга сертификат та тәкъдим ителми икән. Җавап хатына караганда, әлеге хәбәрне Роспотребнадзор идарәсенә юллаганнар, тикшерү нәтиҗәсе бераз соңрак билгеле булачак икән. Тулырак:https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov/detail/1443098
-
Куакбаш авылы урманнарында әллә ниләр бар (фотолар)
Безнең авылда, урманнарда яшиләр, дигән дә фотолар тезеп киткән Куакбаш авылының вконтактедагы төркемендә берәү. https://vk.com/club9553058
-
Лениногорскида каз-үрдәк суя башладылар (фотолар)
Урдалы авылында яшәүче Сәгыйть абый белән Фәүзия апа Минәхмәтовлар күптән түгел каз өмәсе үткәргән. Бу турыда вконтактедагы битендә Әлфинур апа Галимова хәбәр итә. -Авылымнын тырыш халкы каз өмәләрен җәйдән үк башлап җибәрә, дип яза ул. - Бик уңганнары кош-кортны өчәр мәртәбә сатып алып үстерәләр. Бүген шундый өмә Минәхмәтов Сәгыйьт абый...
-
Лениногорскилылар өчен киләсе атнага йолдызнамә
25 - 31 июль КУЧКАР (21.03-20.04)ларга атнаның беренче яртысы бик күп шатлыклы мизгелләр алып килер. Көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, бәйрәмнәр дә бар, ди йолдызлар. Хәзер нәкъ шул вакыт. Иң беренче чиратта, бу мәхәббәтнең чәчәк ату чоры. Шуңа күрә, сөйгән кешегезгә карата булган хисләрегезне яшермәгез. Гомумән, яраткан кешеләрегез турында онытмагыз. Атнаның икенче...