Undefined тег белән яңалыклар
-
Күрше районда берәү үз машинасында суга баткан
23еннән 24 июльгә каршы төндә Чирмешән районы коткаручылар пультына Чирмешән авылы янында автомобиль ярдан буага төшкән дигән хәбәр алына. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.Фаҗига урынына килгән коткаручылар су астыннан "Лада Гранта" автомобилен чыгара. Анда 23 яшьлек егетнең мәете табыла. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана....
-
Синоптиклар кабат кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының көйсезләнү ихтималының әлегә кадәр юкка чыкмавы хакында кисәтә. Синоптиклар тараткан хәбәргә ышансаң, бүген - 22 июльдә, метеорологик хәл кабат кискенләшеп алырга мөмкин. Фаразлардан күренгәнчә, төнлә һәм иртән республикада урыны белән яшен булачак. Яшен вакытында җилнең кыска вакытлы көчәюе хакында да әйтелә....
-
Лениногорскида юл һәлакәте булган
Бүген 18 сәгать 03 минутта Куйбышев һәм Чайковский урамнары кисешкән урында ике машина бәрелешкән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр идарәсе сайты. Фото министрлык архивыннан.
-
Нефть урлаучыларга суд булды
Әлмәт шәһәр суды магистраль нефтьүткәргечтән нефть урлаучыларны хөкем итте. Ике татарстанлыны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итеп, 500 000 сум зыянны капларга дигән хөкем карары чыгарылды. Бу хәл 2014 елның октябрендә Әлмәт районы территориясендә була. Яр Чаллыдан 58 яшьлек һәм Актаныш районыннан 45 яшьлек ике ир законсыз рәвештә магистраль нефтьүткәргечкә тоташалар...
-
Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (18 – 24 июль)
КУЧКАР (21.03-20.04)ларның бу атнасы гаилә һәм өйдәге мәсьәләләрне уңай якка хәл итү өчен менә дигән вакыт. Күптән түгел якыннарыгыз белән сүзгә килгән булсагыз, кичекмәстән татулашыгыз. Аларга эшләрендә ярдәм итегез. Бакчагызда эшләү, балалар белән аралашу канәгатьләнү хисләре китерер. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада тирә-юньдәгеләр белән искиткеч уңай мөгамәлә урнаштырыр. Кайда гына барсагыз...
-
Бүген һава торышының бозылуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 17 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, республикада иртән һәм көндезге сәгатьләрдә кыска вакытлы яңгырлар ява, яшен булу ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Әмма яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Республикада һава температурасы...
-
Татарстандагы бер мәктәпнең түбәсен алып аткан [+фото]
Бу хәл Буа районының Яңа Чәчкап авылында булган. Яңа Чәчкап авылы мәктәбенең түбәсен җил алып аткан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмаган. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 400 квадрат метр мәйдандагы түбә алып атылган, тагын 200 квадрат метр мәйдандагы түбәгә зыян килгән. http://intertat.ru
-
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь
Җыелмаган җиләкләрне җыям, Июлнең дә инде яртысы. Шушы мәлдә менә өзү кирәк Җиләкләрнең иң-иң татлысын. Саклык белән аерам тәркәченнән Кабатланмас үзгә тәме бар. Сусыл җиләк менә әйтерсең лә Үбелмичә калган иреннәр... Җиләкчеләр сугылмаган монда, Кызлар кулы монда тимәгән. Бу җәйдә дә оныттылар диеп, Тәлгәшләрен юкка имәгән. Ә байтагы сагышларга түзми,...
-
Һава торышы көйсезләнергә мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Республикада һава торышының бозылуы көтелә. Бүген көндез кайбер районнарда яшен, яшен вакытында көчле җил көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Һава температурасы - 21-26 градус җылы. http://intertat.ru/
-
Актаныш юлында тизлек арттыру аркасында мопедтагы хатын-кыз үлгән
Транспорт һәлакәте 7 июльдә Актаныш районында Түке - Чәчер авыллары арасындагы басу юлында килеп чыккан. Мопед белән идарә итүче 48 яшьлек хатын-кыз тизлекне чамасыз арттыруы аркасында транспорты белән әйләнеп-капланган. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында ук җан биргән. Татарстан ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, хатын-кызның транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган....
-
Самолетка билет бәяләре арзанайган
"Оренбуржье" авиакомпаниясе Түбән Кама - Самара авиарейсына бәяләрне киметкән. Хәзер сервис җыемын исәпкә алмаганда Бигеш аэропортыннан Самарага 2000 сумга очарга була. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, киметелгән тарифлар буенча авиабилетлар сатуга чыккан инде. Ишеткән булсагыз, "Оренбуржье" авиакомпаниясенең Түбән Кама - Самара рейсы 2013 елның апрелендә башланып киткән...
-
7 июльгә йолдызнамә (ГОРОСКОП НА 7 ИЮЛЯ)
7 июля 2016 года представителей всех знаков зодиака будет переполнять энтузиазм и жажда действий. Следует правильно оценивать свои силы и возможности, и не давать никому из окружающих людей невыполнимых обещаний. Сегодня вас могут посетить свежие идеи по поводу облегчения своего труда или решения давней проблемы. Гороскоп на 7 июля Овен:...
-
Лениногорск мәчетендә Гает намазы кайчан укыла
Ураза бәйрәме көнне - 5 июльдә Лениногорск мәчетендә Гает намазын уку иртәнге 6 сәгать 30 минутта башлана.
-
Лениногорск районында юл һәлакәте, берәү үлгән
Кичә 16 сәгать 15 минутта Лениногорск - Чирмешән юлының 55нче километрында юл һәлакәте булган. «Лада Калина» машинасын йөртүче төп юлдан килүче машинага юл бирми һәм «Форд Фокус» автомобиле белән бәрелешә. «Лада» автомобилен йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән, ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган, дип хәбәр итә республика буенча ЮХИДИ идарәсе...
-
30 градуска кадәр җылыта
Бүген, 25 майда, Татарстанда аяз, эссе һава торышы саклана, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Төнлә 10-15 градус, көндез 24-29 градус җылы булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 26-27 майда шулай ук явым-төшемнәр көтелми, көндезен 30 градуска кадәр җылы булачак.