Мәскәүгә Урта диңгез циклоны кар бураны алып килде. Шуның аркасында юлларда көчле бозлавык хасил булды. Буран бүген дә дәвам итәчәк, ди синоптиклар. Көнне бераз җылыта һәм юеш кар, яңгыр явуы да көтелә. Бүген явым-төшем яңа рекорд куярга да мөмкин. Әлегә рекорд 1960 елның 2 мартында теркәлгән - 22,2 мм.
Һава торышы бозылу аркасында башкалада йөзләгән авиарейс вакытында башкарылмаган.
Нет комментариев