Велосипед тег белән яңалыклар
-
Велосипедыңны урлатмас өчен нишләргә? Берничә киңәш...
Җәй айларында күп кеше велосипедта йөрергә ярата. Шул ук вакытта, велосипедларны урлау очраклары да ешая. Сүз уңаеннан, быелның 6 ае эчендә генә дә 6 велосипед урлау очрагы теркәлгән. Шуңа, аны кулыгыздан ычкындырмагыз. Лениногорск шәһәре Эчке эшләр бүлеге ата-аналарга һәм балаларга велосипедларын караусыз калдырмаска киңәш итүен дәвам итә. Мәсәлән, берничә киңәш:...
-
Берәү велосипед белән бәрелеп үлгән
Бу хәл Чаллыга якын Суровка авылы янында була. Бабай кеше велосипед белән таудан төшкән һәм идарәне югалтып, бер бакчаның каралтысына килеп бәрелгән. Бәрелгәннән соң, карт ашыгыч ярдәм чакырта. Яралары тирән булу сәбәпле, велосипедчы хастаханәгә кадәр барып җитә алмый җан бирә. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида велосипед урлау очраклары арткан
Җәй җитүгә, караучысыз калдырылган велосипедларны урлау очраклары буенча мөрәҗәгать итүчеләр артты, дип хәбәр иттеләр эчке эшләр бүлегеннән. Шуңа бәйле рәвештә быел дүрт җинаять эше кузгатылган. Балаларга урамда, кибет янында, ишек алдында велосипедларны караучысыз калдырырга ярамаганлыгын аңлатырга тәкъдим ителә. Ә урлау очрагы булганда кичекмәстән "02" телефонына шалтыратырга кирәк. Шулай ук әти-әниләр...
-
“Сәпидле” юлчылар
Бу көннәрдә шәһәребез урамнарында әфлисун төсендәге футболка кигән, кулларына флаг тотып, сәпидкә атланган балалар һәм студентларны күреп аптыраучылар булгандыр. Һич гаҗәпләнәсе түгел. Бу - "Наркотикларсыз Татарстан" девизы белән узучы веломарафон. 12 велосипедлы юлчыдан торган веломарафон дүртенче тапкыр юлда, ә безнең шәһәр аша ул әле беренче тапкыр гына үтә. Әфлисун төсе...