Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Сәпидле” юлчылар

Бу көннәрдә шәһәребез урамнарында әфлисун төсендәге футболка кигән, кулларына флаг тотып, сәпидкә атланган балалар һәм студентларны күреп аптыраучылар булгандыр. Һич гаҗәпләнәсе түгел. Бу - "Наркотикларсыз Татарстан" девизы белән узучы веломарафон. 12 велосипедлы юлчыдан торган веломарафон дүртенче тапкыр юлда, ә безнең шәһәр аша ул әле беренче тапкыр гына үтә. Әфлисун төсе...

Бу көннәрдә шәһәребез урамнарында әфлисун төсендәге футболка кигән, кулларына флаг тотып, сәпидкә атланган балалар һәм студентларны күреп аптыраучылар булгандыр. Һич гаҗәпләнәсе түгел. Бу - "Наркотикларсыз Татарстан" девизы белән узучы веломарафон.

12 велосипедлы юлчыдан торган веломарафон дүртенче тапкыр юлда, ә безнең шәһәр аша ул әле беренче тапкыр гына үтә. Әфлисун төсе дә юкка сайланмаган, ул юл кагыйдәләрен истә тотып эшләнгән. Марафончылар сәфәргә 26 июнь көнне чыккан. Сәпидчеләрнең бу көнне сайлаулары очраклы түгел, нәкъ менә 26 июнь - Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне. Маршрутны Казаннан башлап, Теләче - Мамадыш - Чаллы - Зәй - Түбән Кама - Әлмәт - Бөгелмә буенча дәвам итеп, Лениногорск шәһәренә килеп җиткәннәр. Чиратта - Чистай, Алексеевск шәһәре. Нәтиҗәдә, алар 750 километр араны велосипедта үтә. Ә бу һәркемнең дә хәленнән килми. Әмма сәпидлеләр зарланмый. Аларга чит шәһәрләр белән танышу, табигатьтә төн куну, учак янында җырлау, яңа дуслар табу ошый. Өстәвенә иң яшь сәпидче - Ильяның туган көне, аңа 12 яшь тула. Туган көнеңне Лениногорскида каршыларга туры килә бит, әти-әниеңне сагынмыйсыңмы дигәнгә, ул:
- Юк, киресенчә, мин бик шат. Миңа төрле шәһәрләргә сәяхәт ясау ошый. Велосипедта кечкенәдән йөрим. Веломарафонга чыгарга теләк белдергәч, әти-әни каршы килмәде. Киләчәктә энемне дә сәпидтә йөрергә өйрәтәчәкмен һәм үзем белән сәяхәткә алып чыгачакмын, әлегә ул кечкенә, - ди.
Веломарафонны оештыручы - Казан елга буе техникумы укытучысы, турист, спортчы Павел Грачев укучыларның бу шөгылен кызыклы гына түгел, файдалы да дип таба.
- Велотуризм булган җирдә наркотикларга урын юк. 4 ел элек веломарафонны 5 бала белән башлап җибәргән идек, инде 12әү булдык. Киләчәктә башка яшьләрне үзебезгә җәлеп итәргә исәп, теләгебез - яшүсмерләр һәм яшьләр сәламәт яшәү рәвеше алып барсын иде. Бу шул ук вакытта спортка тартылу, табигатьне ярату, матурлыкны күрү, кешеләр белән аралашу да. Безнең vkontakte.ru да үз сайтыбыз бар: "Веломарафон Догода" дип атала. Безнең белән кызыксынган яшьләр шул сайтта сорауларын бирә, без аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә чакырабыз,- диде Павел Грачев.
Веломарафонга Казанның 68 нче мәктәбенең кадет сыйныфы укучылары, елга буе техникумы студентлары да чыккан. Хәтта узган ел марафонда катнашкан Ангелина быел әти-әнисен һәм дүрт аяклы дусты "Норд"ны да иярткән. Моннан тыш, "тәгәрмәчле" балаларны спорт мастеры Альмира Галиева, аш пешерүче, медицина хезмәткәре озата бара. Ә велосипедлар белән Казанның спорт кибете тәэмин итә. Шулай ук иганәчеләр ярдәме дә сизелерлек икән.
Веломарафонда һәркемне җәлеп иткәне, Ален Хәйруллинның ятып йөрешле велосипеды булгандыр, мөгаен. Аны икенче төрле лигерад дип атыйлар. Лигерад гади велосипедтан яткан килеш йөртелү һәм юлда ялыктырмавы белән аерыла. Ул Татарстанда берәү, ә Россиядә бишәү генә икән. Мондый төр велосипедлар махсус рәвештә бары сәяхәт өчен Чехиядә чыгарыла икән. Бу Аленның шәхсән бишенче сәпиде. Ул аны 3 мең еврога Интернет аша кайтарткан. Ален әлеге спорт төре белән кечкенәдән мавыккан, ә берничә ел ныклап шөгыльләнә икән. Хәзер аңа 26 яшь. Һәм ул аны киләчәктә дә дәвам итәргә җыена.
Шәһәребез спортчыларын, тәгәрмәчле "ат"та йөрергә яратучы яшьләрне кызыктырып, ике көн кунак булганнан соң, сәпидчеләр Чистайга юл тотты. Ә яшьтәшләре аларга хәерле юл һәм "җылы җил" теләп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велосипед