Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Велосипедыңны урлатмас өчен нишләргә? Берничә киңәш...

Җәй айларында күп кеше велосипедта йөрергә ярата. Шул ук вакытта, велосипедларны урлау очраклары да ешая. Сүз уңаеннан, быелның 6 ае эчендә генә дә 6 велосипед урлау очрагы теркәлгән. Шуңа, аны кулыгыздан ычкындырмагыз. Лениногорск шәһәре Эчке эшләр бүлеге ата-аналарга һәм балаларга велосипедларын караусыз калдырмаска киңәш итүен дәвам итә. Мәсәлән, берничә киңәш:...

Җәй айларында күп кеше велосипедта йөрергә ярата. Шул ук вакытта, велосипедларны урлау очраклары да ешая.
Сүз уңаеннан, быелның 6 ае эчендә генә дә 6 велосипед урлау очрагы теркәлгән. Шуңа, аны кулыгыздан ычкындырмагыз.
Лениногорск шәһәре Эчке эшләр бүлеге ата-аналарга һәм балаларга велосипедларын караусыз калдырмаска киңәш итүен дәвам итә. Мәсәлән, берничә киңәш:
1. Велосипедны базар, вокзал, яшьләр күп җыелган урында калдырмагыз;
2. Велосипедны бер "секундка" китсәгез дә, йозак белән эләктерегез;
3. Велосипед кибетләрендә махсус замок сатыла, шундый төр замок кулланырга киңәш ителә;
4. Велосипед белән беренче тапкыр урамга чыгасыз икән, аның номерын язып калырга онытмагыз.
5. Велосипедны озак вакытка калдырып китмәгез, бигрәк тә кичке буйда.
Әгәр дә велосипедны урлаганнар икән инде, бу очракта нишләргә? Кичекмәстән 02, 2-72-20 телефоннарына шалтыратып хәбәр итегез.
Лениногорск Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велосипед