Урып-җыю һәм бакча эшләре тәмамлангач, барлык районнарда көзге ярминкә уздырыла. Бездә ул шәһәребезнең Үзәк мәйданында узган атнаның шимбәсендә оештырылды.
Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана диелсә дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр зур-зур йөк машиналары белән иртәнге сәгать җидедә үк тезелеп басканнар иде. Сигезләр тирәсенә Үзәк мәйдан берәм-берәм яшелчә һәм бөртеклеләр, комбиазык сатучылар...
Урып-җыю һәм бакча эшләре тәмамлангач, барлык районнарда көзге ярминкә уздырыла. Бездә ул шәһәребезнең Үзәк мәйданында узган атнаның шимбәсендә оештырылды.
Ярминкә 9.00 сәгатьтә башлана диелсә дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр зур-зур йөк машиналары белән иртәнге сәгать җидедә үк тезелеп басканнар иде. Сигезләр тирәсенә Үзәк мәйдан берәм-берәм яшелчә һәм бөртеклеләр, комбиазык сатучылар белән тулып, Казанның колхоз базарын хәтерләтте. Иртәнге һава салкынча булса да, ярминкәгә халык, (аеруча өлкән яшьтәгеләр күп иде) күтәренке күңел белән кышка көзге уңышны арзан бәядән мөмкин кадәр күбрәк һәм яхшырагын алып калырга дип, кул арбасы, кайсы көпчәкле сумка, ә авылдан килүчеләрнең күпчелеге машина белән килгән.
Җитештерүчеләр өчен ярминкә продукцияне отышлы итеп сату максатыннан оештырылса да, бәяләр кесәгә сукмый, киресенчә, кайберләре, узган елдагы белән чагыштырганда, арзанрак та иде әле. Мәсәлән, бәрәңге узган ел - 9, быел - 8 сумнан сатылды. "Агропродсервис", "Лениногорская"агрофирмасы", "Спартак", "Ленин", "Йолдыз", "Восходящая заря" хуҗалыклары бәрәңге алып килгән иде. Былтыр халык бәрәңге алып калырга ашыкса, быелгы ярминкәдә ит, сөт һәм суган, кишер, чөгендергә ихтыяҗ зур булды.
Сыер ите килограммы 200 сумнан тугыз тулганчы сатылып бетте. Бары тик шушы продукция сатылып беткәч кенә, бәрәңге төялгән "КамАЗ"лар күзгә күренеп кими башлады.
Көзге ярминкәләр халык өчен, шулай ук крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларга да ярдәм йөзеннән оештырыла. Быелгы ярминкә Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Иске Иштирәк, Керкәле, Кузайкино, Подлесный, Кирлегәч авылы шәхси хуҗалыклары һәм "Хәбибуллин Ф.З." крестьян-фермер хуҗалыгы тәкъдим иткән уңыш белән гөр килде. Үзебезнекеләрдән тыш, Чистай, Яр Чаллы хуҗалыкларының продукциясен дә бик теләп алды халык.
Мәдәният сарае үзешчәннәре оештырган концерт карарга, борыннарны кытыклаучы шашлык, кайнар чәйдән авыз итәргә мөмкин иде.
Көзге уңыш арасында игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе дә күренде. Килосы 6 сумнан бодай, 5әр сумнан солы, арпа алырга мөмкин иде. Керкәледән килгән Нәзирә Җиһаншина Сарабиккол авылы уңышына өстенлек бирде һәм мактый-мактый 3 капчык бодай сатып алды. Моннан тыш, бакчачыларга һәм терлекчеләргә кулай бәядән комбиазык һәм черемә дә тәкъдим ителде бу көнне. Ат тиресенә хәтле бар иде.
Ярминкә бакчачылар өчен дә файдалы булды. Халык гортензия, ясмин чәчәкләре, карлыган, крыжовник, алма, груша агачы үсентеләрен 200-250 сумнан сатып алды.
Сөт продукциясенә дә сорау зур иде. Ярминкәгә килүчеләр авылдан килгәненә өстенлекне күбрәк бирде. Шулай булмый ни: авылдан килгән йомырка, сөт, каймак, эремчек көн саен сатылмый шул. Шушында ук сатып алучыларга 1 мең 200 сумнан 3 литрлы банкалы бал тәкъдим ителде. Ә Кузайкинодан килүчеләр балны 1 мең 100 сумнан сатты. Кымыз, казылык, тагын әллә нәрсәләр бар иде.
Уртача зурлыктагы каз түшкәсен 1 мең 200 сумнан, күркәне - 800 сумнан алырга була иде.
Иске Иштирәктән килгән сатучылар ярминкәдә 5 ел рәттән катнаша икән. "Клиентларыбыз танып бетерде инде. Синеке тәмлерәк дип, һәрчак шалтыратып заказ ясыйлар. Быел 600 баш каз үстердем. Ярминкәгә унны алып чыккан идем. Килгәнче, юлда ук яртысын алып бетерделәр", ди сатучы. Ярминкә гөрли башлаганда ул казларын "очырып", кәҗә сөтен сатарга керешкән иде.
Ә менә шәһәребезнең "Мир фруктов и овощей" күпләп сату кибете хезмәткәрләре бәрәңге алып килгән. Килограммы 10 сумнан. Әллә башкаларда 8 сумнан гына булганга, тыгызлап төялгән бәрәңге сеткалары арбада шул килеш ята бирде. Аның каравы, аннан 1-2 адым читтәрәк торган "Лениногорская"агрофирмасы"ныкын халык мактый-мактый сатып алды. Ярминкәгә кышка запас җыярга килүчеләр белән беррәттән, быелгы уңышка сокланып йөрүчеләр, бәяләр белән кызыксынып кына килүчеләр дә шактый иде.
Бу көнне ярминкәдә 6 тонна мөгезле эре терлек ите, 3 тонна дуңгыз ите, якынча 20 тонна бөртекле, 40 тонна бәрәңге, 5 тонна кәбестә, 3 тонна кишер сатылды.
Нет комментариев