Өч ярышны бер итеп...
Тимәш мәктәбенең спорт залында авыл мәктәбе егетләре көч сынашты. Барлыгы 10 команда автоматны сүтеп-җыю, ату, турникта тартылу буенча ярышта катнашты.
Иске Шөгер, Чкалов мәктәбе, Тимәш, Урдалы, Зеленая Роща, Куакбаш авылы һәм башка мәктәп командаларының VIII-IX һәм X-XI сыйныф егетләре килгән иде. Барысының да йөзендә дулкынлану, җиңү яулап булырмы, кебек хис-тойгы...