Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Көчлеләр бәйгесе

Бөгелмә шәһәрендә пауэрлифтинг буенча республика шәхси-команда Беренчелеге үтте. Ул 1994 - 1999 елгы яшүсмер егет-кызлар һәм алардан өлкәнрәк 1989 - 1993 елгы яшьләр арасында узды. Пауэрлифтингны бер-ике сүз белән генә аңлатып китү кирәктер. Пауэрлифтинг сүзе инглизчәдән авырлык күтәрү дигән мәгънәне аңлата. Ул - спортның көч таләп итә торган бер төре....

Бөгелмә шәһәрендә пауэрлифтинг буенча республика шәхси-команда Беренчелеге үтте. Ул 1994 - 1999 елгы яшүсмер егет-кызлар һәм алардан өлкәнрәк 1989 - 1993 елгы яшьләр арасында узды.

Пауэрлифтингны бер-ике сүз белән генә аңлатып китү кирәктер. Пауэрлифтинг сүзе инглизчәдән авырлык күтәрү дигән мәгънәне аңлата. Ул - спортның көч таләп итә торган бер төре. Әлеге спорт төрендә ярышларга, гадәттә, өч күнегүне бергә алалар, кайбер вакытта өч төр ярыш дип тә атыйлар, болар барысы да штанга күтәрү белән бәйле.
Димәк, көчең булмаса, әлеге спорт төренә якын да килеп булмый. Ә Лениногорскидан барган егет-кызларыбыз "Шифа" спорт һәм сәламәтләндерү комплексына йөреп, шунда чыныкканнар, көч туплаганнар. Спорт комплексына йөрүләренең нәтиҗәсе дә бар. Катнашучылар Бөгелмәдә моны исбатлады, һәм призлы урыннарга лаек булды. 63 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Алсу Зайлямова белән 93 килограммга кадәр булган үлчәү авырлыгында Данис Гарипов III урынны алды. Командалар арасында пьедесталның өченче баскычында шулай ук безнекеләр, монда Лениногорск җыелма командасы спортчылары басты.
Бер чара да ярдәмчесез узмаган кебек, әлеге юнәлештә дә булышучылар бар. "Контакт-С" җәмгыяте генераль директоры Сирин Бәдретдинов белән "Капитал" җәмгыяте директоры Зөлфия Кандаурова спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярыш