Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Өч ярышны бер итеп...

Тимәш мәктәбенең спорт залында авыл мәктәбе егетләре көч сынашты. Барлыгы 10 команда автоматны сүтеп-җыю, ату, турникта тартылу буенча ярышта катнашты. Иске Шөгер, Чкалов мәктәбе, Тимәш, Урдалы, Зеленая Роща, Куакбаш авылы һәм башка мәктәп командаларының VIII-IX һәм X-XI сыйныф егетләре килгән иде. Барысының да йөзендә дулкынлану, җиңү яулап булырмы, кебек хис-тойгы...

Тимәш мәктәбенең спорт залында авыл мәктәбе егетләре көч сынашты. Барлыгы 10 команда автоматны сүтеп-җыю, ату, турникта тартылу буенча ярышта катнашты.

Иске Шөгер, Чкалов мәктәбе, Тимәш, Урдалы, Зеленая Роща, Куакбаш авылы һәм башка мәктәп командаларының VIII-IX һәм X-XI сыйныф егетләре килгән иде. Барысының да йөзендә дулкынлану, җиңү яулап булырмы, кебек хис-тойгы сизелде.
Гомуми сафка тезелгәннән соң, барысы да үз урыннарына таралышты һәм, ниһаять, көтеп алынган ярышлар башланды. Һәрбер этапка аерым судья билгеләнде. Егетләрнең кайсы өлгер һәм оста булуын, урынны билгеләү баш судья Тимәш мәктәбе укытучысы Гөлфия Вәлиевага йөкләнгән иде. Һәр команда ярышларда берсеннән-берсе калышмаска тырышты. Бөтенесе өчен дә иң авыр ярышның берсе ул - автоматны сүтеп җыю булгандыр, мөгаен. Ни өчен шулай дим, чөнки егетләрнең күбесе: "Мин булдыра алмам!", "Ничек дөрес җыярга соң әле?", "Баштан кайсы өлешен сүтәргә?" дигән сорау белән бер-берсеннән киңәш һәм җавап ишетергә тырышты.
Автоматтан ату һәм турникта тартылуда да сынатмады алар. Турникта тартылганда һәрберсе үз командасы җиңү яулавын теләп: "Әйдә, тагын бераз, син булдырасың!" дип торулары да команданың бердәм булуын күрсәтте. Шулай әйтеп торганда, ничек инде тырышмаска һәм булдырмаска ди! Шундый ыгы-зыгы ярышлар барганда, егетләр арасыннан берсе миңа: "Апа, әгәр мин җиңсәм, сез минем фотоны зур итеп газетка чыгарачаксызмы? Минем җиңүче булуымны күреп, горурлансыннар иде әле!" дип тә шаяртырга өлгерде. Ә икенчесе: "Апа, минем җиңгәнемне теләп торыгыз, яме. Барыбер җиңәм бу этапта!" дип әйтүе булды, турникта тартылу буенча иң югары баллны алды.
Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, күп төрле ярышта катнашып, төркемнәр арасында җиңү яулаган һәм лаеклы урын алган командалар түбәндәгечә билгеләнде: зурлар төркеменнән I урынны - Газинур Гаделшин (Шөгер), II урынны - Александр Михайлов (Зеленая Роща), III урынны - Рөстәм Фәйрузов (Шөгер) алды. Командалар арасында I урынны - Шөгер, II урынны - Зеленая Роща, III урынны - Тимәш мәктәбе командалары яулады.
Кече төркемнән I урынга - Айдар Фасыйхов (Чкалов мәктәбе), II һәм III урыннарга - Илфат Рәхимов һәм Айрат Мәрданов (икесе дә Урдалыдан); командалар арасында I урынга - Чкалов мәктәбе чыкса, II урынга - Урдалы һәм III урынга - Тимәш мәктәбе командалары лаек булды. Барысы да грамота, медаль, истәлекле бүләк ияләре булса, ике төркемдә дә абсолют җиңүче команда - Иске Шөгер һәм Чкалов мәктәбе (фотода) кубок белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярыш