Лениногорск янгын күзәтчелеге бүлеге гараж янгыннарында кагыйдәләрне искә төшерә
Гараж янгыннары — еш була торган күренеш түгел, әмма аларның куркынычы бигрәк тә югары: еш кына бокслар бер-берсенә якын яки торак йортлар белән янәшә тора. Ут бик тиз күрше корылмаларга күчә, ә бинаның үзендә янучан материаллар — ягулык, майлар, резина, лак-буяу эшләнмәләре тора торган була.