«Әкияти көн»: 20нче балалар бакчасында - Тукай дөньясы (+фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әкияти көн»: 20нче балалар бакчасында - Тукай дөньясы (+фотолар)

Лениногорскиның 20нче балалар бакчасында Габдулла Тукайның гаҗәеп иҗатына багышланган «Әкияти көн» уздырылды. Бу көнне һәр мизгел могҗизага, уенга һәм милли рухлы эшчәнлеккә күмелде.

Иртәнге сәгатьләрдән үк балаларны ишек төбендә әкият геройлары – Шүрәле, Су анасы һәм Кәҗә каршы алды. Алар белән бергә кызыклы уеннар оештырылды, бу исә балаларны әкияти дөньяга тизрәк кереп китәргә рухландырды. 

Аннан соң чын әкияти тамаша башланып китте. Татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләре һәм милли халык уеннары бергә үрелеп, балалар өчен истәлекле мизгелләр тудырды. Алар театральләштерелгән тамаша карадылар, бергәләп биеделәр, җырладылар һәм әкият геройлары белән бергә милли уеннар уйнадылар. 

Тамашадан соң, балалар үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге алдылар: бер төркем балалар Су анасы җитәкчелегендә елга суын “чистарту” буенча тәҗрибә дәресе үткәрделәр. Бу – экологик тәрбия бирүнең бер алымы булды.  Икенче төркем  Татар кызына милли бизәкләр белән алъяпкычлар бизәделәр, үзләренең дизайнерлык сәләтләрен ачтылар. Ә өченче төркем балалары әкияттәге Әни белән бергәләп, "тәм-том" дәресендә катнаштылар. Алар әкияттәге кебек үк, тарак формасындагы һәм күбәләк-прәникләрне баллы май белән бизәделәр, бу – милли аш-суларыбызның бер кызыклы ягын ачты.

 “Әкияти көн” чарасы балаларга Габдулла Тукайның иҗатын гына түгел, ә милли йолаларыбызны, халык уеннарыбызны һәм һөнәрләребезне дә тирәнтен аңларга ярдәм итте. Мондый чаралар балаларның хәтерендә озак сакланыр һәм аларның милли үзаңын үстерүгә зур өлеш кертәчәк.

фотолар: 20нче балалар бакчасыннан

 

 

 

 

 


Нет комментариев