2026 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продукты 4,2 трлн сум тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
"Предприятиеләр һәм оешмаларның тотрыклы эшләве, шулай ук федераль һәм республика ярдәм чаралары нәтиҗәсендә республика икътисады үсеш күрсәтә", - дип белдерде Песошин.
Ул билгеләп үткәнчә, сәнәгать җитештерүе күләме 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5% ка арткан, ә инвестицияләр 778 млрд сум тәшкил иткән.
Нет комментариев