11нче гимназия укучылары аграр хуҗалыкта - Ялтау фермасында булды
Укучылар өчен экскурсия.
Күптән түгел шәһәребезнең 11нче гимназиянең 6нчы сыйныф укучылары «Киләчәккә билет» Бөтенроссия проекты кысаларында райондагы эре авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Август-Лениногорск»ның Ялтау сөтчелек-товар фермасына экскурсиягә барды.
Укучылар биредә терлекче һөнәре белән танышты. Малларны тәрбияләү, аларны ашату, азык рационы турында мәгълүматлар алдылар. Фермадагы малларның голштин-фриз токымлы булуы аларны тагын да кызыксындырды. Сораулар да бирделәр. Фермага махсус формадан керделәр.
Укучылар экскурсиядән канәгать калдылар, дип хәбәр итә гимназия сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев