2025 елда машина йөртү таныклыгын алыштыруда үзгәрешләр булачак
Барлык үзгәрешләр Дәүләт автоинспекциясе базасында электрон рәвештә күрсәтеләчәк
Россиядә 2025 елда машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булу вакыты автомат рәвештә озайтылу дәвам итә. Бу хакта «Алдынгы Түләү Чаралары» компаниясенең «Штрафлар» продукты эксперты Галина Андросенко искәртте.
Сүз 2025 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булган машина йөртү таныклыклары турында бара. Алар тагын өч ел дәвамында гамәлдә булачак.
Шулай ук барлык үзгәрешләр Дәүләт автоинспекциясе базасында электрон рәвештә күрсәтеләчәк. Таныклыкларны өч елдан соң (бу вакыт машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты тәмамлану датасыннан башлап исәпләнә) алыштырырга кирәк булачак.
Белгеч таныклыкның гамәлдә булу вакытын автомат рәвештә озайту мөмкинлеге барлык машина йөртүчеләргә дә бирелмәячәк, дип ассызыклады. Шәхси мәгълүматлары үзгәргән, шулай ук таныклык кәгазенә зыян килгән автомобильчеләр мондый мөмкинлектән файдалана алмаячак.
Шулай ук таныклык кәгазе югалган яки урланган, вакыты чыккан документлар нигезендә рәсмиләштерелгән, шулай ук машина йөртүчедә автомобиль белән идарә итү мөмкинлеген чикли торган медицина күрсәтмәләре расланган очракта да таныклыкны алыштырырга кирәк була.
Машина йөртү таныклыгын вакытында алыштырмаган өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф яный. Шулай ук бу иминиятләштерү рәсмиләштерү белән проблемаларга китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев