Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

2026 елда БДИны кайчан тапшырачаклар?

Расписаниесе билгеле

Мәгариф министрлыгы белән Рособрнадзорның бердәм дәүләт имтиханын уздыру сроклары турындагы уртак приказ проекты басылып чыкты, дип яза “Российская газета”.

Документ нигезендә, имтиханнар 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачак. 

БДИның төп чоры расписаниесе проекты:
1 июнь (дүшәмбе) – тарих, әдәбият, химия;
4 июнь (пәнҗешәмбе) – рус теле;
8 июнь (дүшәмбе) – база һәм профильле дәрәҗәдәге математика; 

11 июнь (пәнҗешәмбе) – җәмгыять белеме, физика;
15 июнь (дүшәмбе) - биология, география, чит телләр (язма өлеше);
18 июнь (пәнҗешәмбе) – чит телләр (телдән), информатика;
19 июнь (җомга) – чит телләр (телдән), информатика.

 

Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, БДИның төп чоры башлану сроклары 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән 704 нче ведомство боерыгы таләпләре нигезендә билгеләнгән. "Әлеге боерыкның нормалары нигезендә 2025/2026 уку елының соңгы көне 26 майга туры килә", – дип ачыклык кертәләр министрлыкта. 

Бер БДИны тапшыру көне 8 һәм 9 июльдә булырга мөмкин – алдагы елларда моны 3 һәм 4 июльдә билгеләгән булганнар.

https://shahrikazan.ru

фото: Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев