2027 елның маеннан утильләштерү җыемын түләү кагыйдәләрен үзгәртәләр
ЯҢАЛЫКЛАР

2027 елның маеннан утильләштерү җыемын түләү кагыйдәләрен үзгәртәләр

Төп үзгәрешләрнең берсе Евразия икътисади берлеге илләре аша кертелә торган машиналарга кагыла.

2027 елның 1 маеннан Россиядә утильләштерү җыемын исәпләү, түләү һәм түләтү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин. Промышленность һәм сәүдә министрлыгы Хөкүмәт карарының тиешле проектын әзерләгән. Документ автомобильләр һәм үзйөрешле техника өчен гамәлдәге нормаларны берләштерә, шулай ук Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) илләре аша кертелә торган машиналарга һәм 30 елдан артык йөргән автомобильләргә өстәмә таләпләр кертә, дип хәбәр итә «Известия».

Шул ук вакытта утильләштерү җыемы ставкаларын Һәм гамәлдәге коэффициентларны үзгәртергә планлаштырмыйлар. Бу хакта Сәнәгать министрлыгында хәбәр иттеләр. Проект норматив хокукый актларның федераль порталында басылып чыкты. Хәзерге вакытта автомобильләр һәм үзйөрешле техника өчен җыем алу кагыйдәләре төрле карарлар белән җайга салына. Яңа нормалар утильләштерү җыемын билгеләү, түләү һәм артык күчерелгән акчаларны кире кайтаруның бердәм тәртибен билгеләргә тиеш.

Төп үзгәрешләрнең берсе Евразия икътисади берлеге илләре аша кертелә торган машиналарга кагыла. Таможня органнары ташламалы утильләштерү җыемы ставкасын кулланудан баш тарта алачак. Бу автомобильне союз дәүләтләренең берсе территориясенә керткәндә пошлиналар һәм салымнарны Евразия икътисади берлеге бердәм таможня тарифында каралганнан түбәнрәк ставкалар буенча түләгән очракларга кагылачак. Сүз, аерым алганда, автомобильнең таможня бәясен киметү һәм аны Россиядә гамәлдәгеләргә караганда түбәнрәк пошлина, акциз һәм салым ставкалары буенча рәсмиләштерү очраклары турында бара.

Шулай ук шәхси файдалану өчен физик затлар керткән машиналар өчен ташламалы ставкаларны куллану шартларын үзгәртү планлаштырыла. Таможня керү ордерын рәсмиләштергәннән соң автомобильне Эчке эшләр министрлыгына бер ай дәвамында исәпкә куярга кирәк булачак. Хәзер андый срок юк.

  • 30 елдан артык йөргән автомобильләр өчен аерым кагыйдәләр каралган. Аларны элеккечә утильләштеү җыемыннан азат итәчәкләр, ләкин моның өчен машинаны мәдәни кыйммәт дип тану шарты куела. Моның өчен хуҗага эксперт бәяләмәсен алырга кирәк булачак.

 https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев