23 февраль уңаеннан районыбызның авыл яшьләре арасында спорт ярышлары узды
Спорт ярышларында бердәмлек.
Лениногорскида кичә 22 февраль көнендә авыл яшьләре араасында 23 февральгә багышланган волейбол ярышлары булды.
Ярышлар “Юность” спорткомплексында үтте. Анда Кирлегәч, Керкәле, Иске Иштирәк, Яңа Иштирәк, Сарабиккол, Зеленкая Роща авылыннан командалар катнашты.
Ярышлар кызу булды.
Нәтиҗәдә, беренче урында – Кирлегәч, икенчедә – Сарабиккол, өченчче урынны Иске Иштирәк ир-егетләр командасы алды.
21 февраль көнне Шөгердә авыл яшьләре арасында хоккей буенча турнир үтте.
Турнирда җиңүче – Куакбаш командасы, икенче урында – Шөгер.
фотолар: Лениногорск Яшьләр, спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев