ЯҢАЛЫКЛАР

АСЕАН саммитына килүче лидерларны хәрби вертолетлар озата килә

Бу көннәрдә Казанда саммит.

АСЕАН саммитында катнашу өчен Казанга килүче сәясәтчеләр самолетларын Россиянең Ка-52 һөҗүм-разведка вертолетлары озата бара.

Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте

«Россия – АСЕАН саммитына килүче дәүләт лидерларын иң куәтле Ка-52 озата килә», – дип язган Лилия Галимова МАКСтагы каналында.

Ка-52 вертолетлары самолетларга һөҗүм итә ала торган пилотсыз очкычларны юк итәргә сәләтле.

 

https://vatantat.ru

 


Нет комментариев