Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан, райондагы аграр хуҗалык лаеклы ялда булган өлкәннәрне котлады.
Бәйрәм уңаеннан “Август-Лениногорск” агрофирма урнашкан, эшчәнлек алып бара торган авыл җирлекләрендәге өлкәннәргә азык-төлек пакетлары әзерләде. Билгеле булганча, “Август-Лениногорск” агрофирмасы составына берничә авыл керә, әлеге авыллардагы кырларны эшкәртәләр, икмәк чәчәләр, үстерәләр. Өлкәннәрнең күпьеллык, тырыш, нәтиҗәле хезмәтләренә рәхмәт сүзе итеп бәйрәмдә күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова хәбәр иткәнчә, авыл башлыгы Рәмзия Иванова һәм китапханә, мәдәният йорты белән бергәләп, Яңа Сережкино авылында өлкән яшьтәге кешеләрне котлаганнар һәм “Август-Лениногорск” әзерләгән пакетларны таратканнар. Олылар бик канәгать булып калганнар.

фотолар: авыл җирлекләреннән
Нет комментариев