Татарстанда авылларга һәм халкы 50 меңнән артмаган шәһәрләргә күчеп килгән табибларга компенсация түләүне дәвам итәчәкләр. Бу хакта ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түләүне алу хокукына РФ гражданнары булган һәм максатчан килешү буенча бурычлары булмаган табиблар, фельдшерлар, акушерлар һәм шәфкать туташлары ия. Табибларга - 1 миллион, фельдшерларга һәм акушеркаларга 0,5 миллион сум түләнә. Барып җитүе кыен булган территориягә күченгәндә әлеге сумма 1,5 миллион һәм 750 мең сумга кадәр арта.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына компенсацияләр түләү өчен тагын 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән инде.
Нет комментариев