“Бердәм Россия” партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе эшчәнлеккә йомгак ясады
Лениногорск мэриясендә “Бердәм Россия” партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең 38нче конференциясе үтте.
«Бердәмроссиялеләр» елга йомгак ясады, бирле бүлекчәнең алдагы эшчәнлеге буенча булган сорауларны карадылар.
Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе секретарен сайлау мәсьәләсе каралды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Марат Гирфанов сайланды.
Конференция эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов, секретарь урынбасары Айдар Хисмәтуллин, Лениногорск районы Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Тимаков, район һәм шәһәр Советлары депутатлары, башкарма комитет җитәкчеләре һәм урынбасарлары катнашты.
Делегатлар шулай ук партиянең җирле сәяси советы, партиянең контроль комиссиясе әгъзаларын һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 37 нче конференциясенә делегатлар сайладылар.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев