ЯҢАЛЫКЛАР

БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән ике кешенең хәле авыр икәнен хәбәр итәләр

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Түбән Камада БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде. Тиешле постны ул МАКС каналында урнаштырды.

«Хәзер Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә БПЛА һөҗүме вакытында зыян күргән өч пациент ята. Ике кешенең хәле авыр, берсенең — уртача авырлыкта. Калган пациентларга медицина ярдәме амбулатор рәвештә күрсәтелде», - дип язды ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

 


Нет комментариев