Быел Иске Шөгер авылында урам тренажерлары белән спорт мәйданчыгы төзелде
Быел Иске Шөгер авылында «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгы уңаеннан, аның ярдәме белән үзгәрешләр булды.
Компания халыкка актив яшәү рәвеше һәм сәламәт ял итү өчен яңа мөмкинлекләр бүләк итте. Биредә урам тренажерлары булган спорт мәйданчыгы урнаштырылды.
Авылда спорт буенча үзгәрешләр 2021 елда, «Татнефть» гранты акчасына ял итү зонасы белән янәшә спорт мәйданчыгы төзелгәч башлана. Биредә футбол кыры, балалар уен мәйданчыгы, яшь агачлар утыртылган зона барлыкка килә, яктырткычлар куела, янәшәдәге территория төзекләндерелә. Комплекска быел урам тренажерлары булган яңа мәйданчыкны урнаштырып куйганнар.
“Спорт мәйданчыклары, балалар мәйданчыклары, ял итү зонасы – болар барысы да бердәм уникаль урынны тәшкил итә. Мәйданчык өчен урынны авылның күпчелек яшь гаиләләр яшәгән өлешендә сайладык, - дип сөйли Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова. – Авылның бу почмагы спорт белән шөгыльләнү һәм балалар уеннары өчен урын гына түгел. Ул төрле яшьтәге кешеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыра"
Барлыгы төрле билгеләнештәге алты заманча тренажер урнаштырылган, аларда көч күнегүләрен дә, кардио күнегүләрен дә башкарырга мөмкин. Болар барысы да йөрәк-кан тамырлары системасының физик формасын һәм эшен сакларга, чыдамлылыкны арттырырга, координацияне яхшыртырга, җәрәхәтләрдән һәм операцияләрдән соң тернәкләнергә ярдәм итә.
Тренажерларның өсте ябулы, яңгыр явып торганда шөгыльләнергә мөмкин, яңгырда чыланам дип куркырга кирәкми.
“Бу мәйданчык тирәсендә генә яшибез. Төрле яшьтәгеләр монда килә: яшүсмерләр дә, өлкән буын да. Каникулга кайткан оныкларым да үзләре өчен шөгыль табалар, яшьтәшләре, дуслары белән аралашалар», - ди авыл клубы директоры Гүзәл Сәйфетдинова. Сүз уңаеннан, клуб бинасында шулай ук тренажерлар белән зал бар, аны элек нефтьчеләр төзекләндергән.
- Спорт, активлык һәм сәламәтлек һәр кешегә, кайда яшәвенә карамастан, мөһим. «Татнефть» тормышка ашыра торган спорт һәм башка проектлар нәтиҗәсендә безнең авыл халкының тормышы үзгәрә, уңайлырак була бара. Рәхмәт аларга, - ди Лилия Шиһапова.
Равил Гыймаев, Иске Шөгер авылында яшәүче:
- Мин, элек мәктәп директоры булып эшләүче кеше буларак, балалар, яшьләрнең сәламәтлеген шулай кайгырту бик әһәмиятле дип саныйм. Спорт мәйданчыгында алар вакытларын файдалы шөгыльгә бүлә, бер-берсе белән аралаша. Зурраклары кечкенәләргә катлаулырак тренажерларда шөгыльләнергә ярдәм итә. Авыл инфраструктурасы өчен кирәкле комплекс бу. Гомумән алганда, нефтьчеләр ярдәме мөмкинлекләр барлыкка килә.
Сергей Трусов фотолары
Розалия Мостафина тексты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев