Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташ спортчыбыз Данил Садриев - «Тагильская сталь» Кубогы чемпионы

Пекинда узган кышкы олимпия уеннарының көмеш призёры, якташыбыз Данил Садриев уңышлар эстафетасын дәвам итә.

Күптән түгел  ул “Тагилькая сталь” Кубогының кышкы этабында җиңү яулады.

Түбән Тагилның Долгая тавында трамплиннан сикерү һәм  чаңгыда ике төр бәйге буенча «Тагильская сталь» халыкара турнирының йомгаклау ярышлары узды. Очучы чаңгычылар Олимпия 2026 нчы елда булачак Олимпиада программасына кертелгән яңа төр - «Суперкомандалар» дисциплинасы буенча ике комплект бүләк уйнаттылар.

“Суперкомандалар” ярыш төренең асылы шунда: монда командалар өч әйләнеш үтә, беренче әйләнештән соң  иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 12 команда кала, икенче әйләнештән соң 8 команда калып җиңү һәм призлы урыннар өчен көч сынаша.

 Ярышлар вакытында Түбән Тагилда һава торышы уналты градустан түбән, өстәвенә карлы җил уйнап торуга карамастан, ир-егетләрдән торган 20, ә хатын-кызларның 12 командасы җыелды.

Ярышларда лениногорскилы Данил Садриев һәм Сахалин өлкәсеннән Александр Баженовтан торган Россия җыелма командасы чемпион булды.

Моңа кадәр, ике көн элек үткән программаның шәхси төрендә дә алар югары нәтиҗәләр күрсәтеп, медальләр алган иде. Данил к-90 трамплиныннан 95 һәм 94,5 метрга сикереп 246,2 балл җыйды һәм беренче урынны яулады.

 

фото: мэриянең телеграм -каналыннан һәм архив , Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев