Егылып төшкән кошларга ничек ярдәм күрсәтергә - Лениногорск зооволонтерлары киңәше
Лениногорскиның зооволонтерлары оядан егылып төшкән яр карлыгачлары (стрижи) балаларына ничек ярдәм итергә икәнлеген аңлата.
Лениногорскиның “Верный друг” волонтер төркемендәгеләр әйтүенчә, яр карлыгачлары оядан егылып төшкәч, барысы да исән калмый. Кайберләрен эт-песи, каргалар алып китә, ә кайсысы ачлыктан үлә.
“Оядан егылып төшкән кошларга кеше ярдәм итә ала, - ди зооволонтерлар. - Стрижларның балаларын ана кош җирдә булганда ашатып бетерми. Шунлыктан әгәр сез яр карлыгачы кошын тапкансыз икән, ватсапка 8-906-120-76-87 телефон номерына языгыз, хәбәр итегез. Сәламәт булып, очып китәрлек итеп бергәләп ярдәм итәрбез”, - ди волонтер Индира һәм консультациягә кадәр кошны эчермәскә һәм ашатмаска киңәш итә.
Фото: «Верный друг».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев