Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе китапханә хезмәте ветераннарын чакырып, өлкәннәр көненә бәйрәм ясады.
Чара барышында шигырь укулар, музыкаль номерлар һәм балалар музыка мәктәбе укучыларының чыгышлары тәкъдим ителде. Психолог эчке гармонияне саклау турындагы киңәшләре белән уртаклашты.
Хөрмәтле ветераннар истәлекләр уртаклашып, чәй табыны артында утырдылар. Китапханә хезмәткәрләре аларга саулык-сәламәтлек теләде, очрашуга шат булуларын белдерделәр.
Нет комментариев